Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында «Яшьләр туры» бара

Өченче ел рәттән Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче яшьләр өчен "Яшьләр туры" уздырыла. Аны республиканың яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Тур кысаларында министрлык вәкилләре, районнарда һәм авылларда булып, яшьләргә авыл хуҗалыгына һәм яшь авыл белгечләренә дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә авыл яшьләренең инициативаларына ярдәм итү буенча грантлар, конкурслар һәм башка чараларның киң спектры белән таныштырачак. Тур барышында яшьләрнең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү механизмнары буенча ачык фикер алышулар булачак.

Яшьләр белән очрашуларның һәрберсе рәсми өлештән башланып китә. Биектау районында очрашу үзәк мәдәният йортында барды. Яшьләр эшләре министрлыгының сектор мөдире Алиса Абрарова сәламләү сүзләреннән соң "Яшьләр туры"ның төп максаты: авыл яшьләренең проблемаларын өйрәнү һәм аларны бергәләп хәл итү юлларын билгеләү белән таныштырды.

Соңыннан очрашуны оештыручылар "Яшьләр вакыты - мөмкинлекләр вакыты" дигән тур кысаларында аның җитәкчесе Диләрә Шувалова «Авыл көче» эшлекле уенын тәкъдим итте. Уенда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр, 8 командага бүленеп, Биектау районы, сәнәгатьнең төрле тармаклары турында үз белемнәрен күрсәттеләр.

"Уен барышында без яшьләрне нинди проблемалар борчыганын белә алабыз, киләчәккә планнар билгелибез. Бергәләп киләчәк образын төзибез, конкрет авыл территориясе ресурсларын ачабыз", - ди Диләрә Шувалова.

Реклама

Тур вакытында министрлык вәкилләре Татарстанның 45 районында булып, 100дән артык авылда яшьләр белән очрашачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев