Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виктор Фисенко булды

Биектау районына Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко килде. Ул Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән бергә Биектау тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан яңа поликлиника бинасын карады.

Яңа поликлиника сәламәтлек саклауның башлангыч звеносын модернизацияләү Федераль программасы буенча 2021 нче елда төзелгән иде һәм бүгенге көндә ул тулы көченә эшли. Мәйданы 2,5 мең квадрат метрдан күбрәк тәшкил итүче өч катлы бина иске бинадан ике тапкырга зуррак һәм ул тулысынча җиһазланган. Биредә терапия, хирургия, стоматология блоклары, шулай ук хатын-кызлар консультациясе, нурлы һәм эндоскопик диагностика бүлекләре бар. Сменага 250 кешене кабул итүгә исәп тотылган поликлиника КТның заманча модельләре, рентген аппараты, маммограф, УЗИ, шулай ук стоматология җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Абруйлы кунаклар рентген компьютер томографиясе, вакцинация, функциональ диагностика кабинетларын карадылар, гомуми практика табибы һәм диспансеризация кабинетында да булдылар. Виктор Сергеевич вакцинация мәсьәләсе белән аерым кызыксынды.

- Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау өчен хәзерге вакытта нинди вакциналар бар? - дип сорады Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко.

- Безнең пациентлар нигездэ “Спутник V” га өстенлек бирәләр. Бездә шулай ук “Спутник лайт”, “Гам-КОВИД-Вак” вакциналары да бар, - дип җавап бирделәр. Поликлиникага 40 меңнән артык кеше беркетелгән. Аларга гомуми практикага караган 17 табиб хезмәт күрсәтә.

Поликлиника ачылганга кадәр, җиһазлар җитмәү сәбәпле, медицина хезмәткәрләренә пациентларны башка сәламәтлек саклау учреждениеләренә җибәрергә туры килде. Хәзер тикшеренүләр барысы да шушында уздырыла һәм бу медицина ярдәменең сыйфатын да яхшырта, файдалану мөмкинлеген дә арттыра.

Реклама

Кунакларга шулай ук үзәк хастаханә табибларының районның фельдшер-акушерлык пунктлары белән видеоэлемтә аша хәб әрләшүенең яңа мөмкинлекләрен дә күрсәттеләр. Министр урынбасары әлеге күренешне ярдәм күрсәтүне булдыра алганча якынайту һәм тиз арада табиб киңәшләрен алу өчен яхшы мөмкинлек дип бәяләде.

- “Табиб-табиб” режимындагы телемедицина Сәламәтлек саклау министрлыгында берничә елдан бирле кулланыла. Моның өчен кирәкле барлык норматив база булдырылган. Хәзерге вакытта безнең төп максат - әлеге тәҗрибәне тарату. Бу юнәлештә әйдәп баручыларның берсе - Татарстан Республикасы. Мондый тәҗрибә Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләренә таралсын иде, - дип ассызыклады РФ Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко.

Биектау районында шулай ук яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә дә өстенлек бирелә. Ел саен заманча фельдшерлык пунктлары сафка бастырыла. Быел Дачный һәм Әлдермеш авыл җирлекләрендә ике яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев