Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районында мәктәп балаларын ничек ашаталар?

    Биектау районында әти-әниләр социаль челтәрләрдә балаларының мәктәпләрдәге ашатудан зарланулары турында язалар: я порцияләре кечкенә, я ризыклар суынган була. Без моны үзебез тикшереп карарга булдык һәм Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә юнәлдек.

    Белем бирү учреждениесенә безнең белән контроль-хисап палатасы рәисе, район мәктәпләрендәге ашханәләрне тикшерү белән шөгыльләнүче Наил Хәйретдинов та барды. Без мәктәпкә 6 нчы сыйныфлар төшке ашны ашаган вакытта килеп кердек.

    Кайнар су бар, ә кулларны киптерү җайланмасы өзеклекләр белән эшли. Ашханәнең үзендә укучылар күп түгел. Бина 120 кешегә исәпләнгән, әмма, социаль дистанцияне саклау мөмкинлеге булсын өчен, нибары 60 кына бала туклана.

    Иң беренче эш итеп кайнар ризыкның температурасын тикшердек. Термометр 62-63 градусны күрсәтте һәм ул күтәрелә барды. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар буенча 65 градустан да ким булмаска тиеш. Температураны суны җылыту белән көйләргә мөмкин.

    - Ашханәдә махсус термометр куелган. Теннар суны җылыталар һәм шунлыктан ризык һәрвакыт кайнар килеш тора, - диде Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Александр Шеваловский.

    Салатларның температурасы 14 градустан артмаска тиеш. Биредә барысы да тәртиптә. Шулай ук балаларга бирелә торган ризыкларның авырлыгын да үлчәдек. Роспотребнадзор кагыйдәләре нигезендә 5 төрле ризыкны үлчәп карарга кирәк, тик без кәтлитле токмачка һәм салатка гына тукталдык. Монысында да барысы да тәртиптә.

    Без кәбестә һәм бәрәңге саклагычта да булдык, туңдыру камерасын һәм коры продуктлар складын да карадык. Барысында да һәр нәрсә тиешле кагыйдәгә туры килерлек иде.

    Тик шулай да барысы да ал да гөл генә булмады. Чынаяклар һәм тәлинкәләр тәнкыйтькә тотылды. Савыт-сабада ватылган-кителгән урыннар булмаска тиеш. Андыйлар булса, санитар таләпләр нигезендә алыштырылырга тиеш.

    - Билгеле булганча, төп мәктәпләрдә - Биектауның 1, 2, 3, 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучылар саны мәктәпләрнең проект куәтендә күздә тотылганнан күбрәк. Шунлыктан биредә төп проблема - аш пешерүчеләр, савытсаба юучылар җитмәүдә. Шуңа бәйле рәвештә ашатуны оештыру буенча белем бирү учреждениеләренә карата кайбер күрсәтмәләр бар, - дип ассызыклады контроль-хисап палатасы рәисе Наил Хәйретдинов.

    Алдан кисәтмичә уздырылган беренче тикшерү нәтиҗәләре шундый. Ризыклар чынлап та кайнар, туклыклы һәм тәмле дә. Мондый тикшерүләр киләчәктә дә дәвам иттерелер.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: