Биектау районында яшәүче Казанда ике җәяүлене бәрдергән
Кичә кич Казанның Гвардейская урамы 40 нчы йорт каршында LADA Granta автомобиле ике җәяүлене бәрдерә һәм туктап торган "солярис" машинасына бәрелә дип хәбәр итә Эфир 24. LADA Granta автомобиле артында 41 яшьлек Биектау районы кешесе утырганлыгы ачыклана. Аның сүзләренә караганда ул бозланган юлда тормозга басып өлгерә алмаган. Нәтиҗәдә, идарә югалтылган...
Кичә кич Казанның Гвардейская урамы 40 нчы йорт каршында LADA Granta автомобиле ике җәяүлене бәрдерә һәм туктап торган "солярис" машинасына бәрелә дип хәбәр итә Эфир 24.
LADA Granta автомобиле артында 41 яшьлек Биектау районы кешесе утырганлыгы ачыклана. Аның сүзләренә караганда ул бозланган юлда тормозга басып өлгерә алмаган. Нәтиҗәдә, идарә югалтылган автомобиль машинага утырырга теләгән ике җәяүлегә һәм туктап торган Hyundai Solaris машинасының арткы ягына бәрелә.
Ләкин ТР ЮХИДИ матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, җиңел машина бер җәяүлене генә бәрдергән. Зарар күрүче сул як балтырның түбән өлешен җәрәхәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев