Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районында Ватан Геройлары көне узды (ФОТО)

    Бүген Биектау районының Геройлар Аллееясы каршында Ватан Геройлары көне уңаеннан, тантаналы митинг узды. Биектаулылар бер минут тынлык белән Ватанны саклап, яклап көрәшкән каһарман сугышчыларны искә алдылар, алалр истәлегенә венок һәм канәфер чәчәкләре салдылар. Тантаналы чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Юная армия" региональ оешмасы җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин, Биектау районы...

    Бүген Биектау районының Геройлар Аллееясы каршында Ватан Геройлары көне уңаеннан, тантаналы митинг узды. Биектаулылар бер минут тынлык белән Ватанны саклап, яклап көрәшкән каһарман сугышчыларны искә алдылар, алалр истәлегенә венок һәм канәфер чәчәкләре салдылар.

    Тантаналы чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Юная армия" региональ оешмасы җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин, Биектау районы хәрби комиссариаты җитәкчесе Александр Найденов һәм Биектау районы ветераннар Советы рәисе Билал Шиһабетдиновлар катнашты.

    Чарага шулай ук район ветераннары, җитәкчеләр, укучылар һәм битараф булмаган район халкы җыелган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: