Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районында “Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең региональ иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды

    16 июльдә Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашында оештыру комитеты утырышы булды һәм анда безнең районда "Татарстан Республикасы милли-мәдәни берләшмә"сенең (РНКО) региональ иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды. ның рәисе итеп Усад мәдәният йорты директоры булып эшләүче Наталья Вәлиуллина сайланды. Рәис урынбасарлары - Усад авылындагы Изге Троица чиркәве рухание Виталий...

    16 июльдә Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашында оештыру комитеты утырышы булды һәм анда безнең районда "Татарстан Республикасы милли-мәдәни берләшмә"сенең (РНКО) региональ иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды.

    ның рәисе итеп Усад мәдәният йорты директоры булып эшләүче Наталья Вәлиуллина сайланды. Рәис урынбасарлары - Усад авылындагы Изге Троица чиркәве рухание Виталий Ульянов һәм Шәпше авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Владимир Беляков, секретаре - үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Князева. Утырышта шулай ук бүлекнең төп комиссияләре рәисләре сайланды һәм якындагы чорга эш планы төзелде.

    "Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе"нең төп бурычлары - рус халкының гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә булышлык итү, рус телен, халык авыз иҗатын саклау турында кайгырту, оешма планнарын тормышка ашыру өчен иганәчеләр җәлеп итү, талантлы яшьләргә ярдәм кулы сузу һәм башкалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: