Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина гражданнарны кабул итте.

    Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина гражданнарны кабул итте. Депутатка төрле сораулар белән хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм районда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Чыпчык авыл җирлеге спортзалны ремонтлауга ярдәм сорады, Дөбъяз мәктәбе - мәктәп ансамбле өчен музыка кораллары алуга, " Бердәм Россия" партиясенең Биектау башлангыч бүлекчәсе...

    Биектау районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина гражданнарны кабул итте.

    Депутатка төрле сораулар белән хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм районда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Чыпчык авыл җирлеге спортзалны ремонтлауга ярдәм сорады, Дөбъяз мәктәбе - мәктәп ансамбле өчен музыка кораллары алуга, " Бердәм Россия" партиясенең Биектау башлангыч бүлекчәсе - балалар мәйданчыгын булдыруга. Яңа балалар мәйданчыкларын булдыруга ярдәм сорап шулай ук ике балалар бакчасы мөдире мөрәҗәгать итте. Кайбер объектларны газлаштыруга кагылышлы сорау-лар да булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: