Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр (+ФОТО)

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә районның үзәк мәдәният йортында уку елы дәверендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган уку алдынгыларын, иҗади яктан үзләрен таныткан талантлы балаларны һәм балалар иҗат коллективларын бүләкләү тантанасы узды. Тантана "Киләчәк безнең кулда" дип исемләнгән иде. Талантлы балаларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрикләде. Үзенең...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә районның үзәк мәдәният йортында уку елы дәверендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган уку алдынгыларын, иҗади яктан үзләрен таныткан талантлы балаларны һәм балалар иҗат коллективларын бүләкләү тантанасы узды.
Тантана "Киләчәк безнең кулда" дип исемләнгән иде. Талантлы балаларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрикләде. Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы уңышка ирешкән балаларга, аларның укытучыларына тирән рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Галиуллович укучыларның потенциалы көчле икәненә басым ясап, киләчәктә аларның тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калды.

"Киләсе елда олимпиадаларда тагын да күбрәк бала катнашыр дип ышанып калам, һәм, әлбәттә, без алардан барытик җиңү генә көтәбез", - диде Рөстәм Кәлимуллин. Тантанада район башлыгы олимпиадасына да йомгак ясалды. Билгеле булганча, "Спорт эстафетасы" район мәктәпләре арасында 5-нче ел рәттән уздырыла. Быел 1-нче урынны Суксы урта мәктәбе укучылары яулады. Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. Анда балалар өчен күңелле уеннар уздырылды, алар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, иҗат коллективлары чыгышын карадылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев