Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районында – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары

    15 гыйнвар көнне районыбызга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм республиканың башка җитәкчеләре килде. Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкларда чалынган терлек итен сатуга чыгару тыела. Мондый таләп Россия, Беларусь һәм Казагызстан Таможня союзының "Азык-төлек куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты нигезендә кертелде. Безнең районда...

    15 гыйнвар көнне районыбызга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм республиканың башка җитәкчеләре килде. Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыкларда чалынган терлек итен сатуга чыгару тыела.

    Мондый таләп Россия, Беларусь һәм Казагызстан Таможня союзының "Азык-төлек куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты нигезендә кертелде. Безнең районда сугым урыны Чубарово авылы территориясендә билгеләнде. Биредәге ит комбинатында эш шартлары куелган барлык таләпләргә җавап бирерлек. Николай Титов, сугым цехы эшен караганнан соң, аны оештыруга кагылышлы төп мәсьәләләрне тикшерде, Биектау белгечләренә киңәшләр дә бирде. Килүенең төп максаты - Биектау районында республика семинар-киңәшмәсен уздыруга әзерләнү.

    Фото http://agro.tatarstan.ru/structure.htm?department_id=15864

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: