Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районында армиягә көзге чакырылыш дәвам итә

    1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт аралыгында хәрби хезмәткә алынасы егетләр медицина тикшерүе уза, төрле төр гаскәрләргә бүленә һәм билгеләнгән хәрби частьларга хезмәт итәргә китәләр. Биектау районыннан хәрби хезмәткә быел 65 егет чакырылачак. Аларның 30%ка якыны коры җир гаскәрләрендә, 25%...

    1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт аралыгында хәрби хезмәткә алынасы егетләр медицина тикшерүе уза, төрле төр гаскәрләргә бүленә һәм билгеләнгән хәрби частьларга хезмәт итәргә китәләр.

    Биектау районыннан хәрби хезмәткә быел 65 егет чакырылачак. Аларның 30%ка якыны коры җир гаскәрләрендә, 25% - хәрби-космик гаскәрләрдә, 10% - һава десанты гаскәрләрендә һәм 15% - милли гвардиядә хезмәт итәчәк.

    19 октябрьдә Биектау районыннан беренче 6 кеше инде хәрби хезмәткә озатылды. Районыбыздан киткән егетләр Ерак Көнчыгыштан алып, илнең иң көнбатыш чикләренә кадәр территориядә хезмәт итәчәк. Шулай ук Биектау районы шефлыгында булган Кырымда урнашкан хәрби частька да китүчеләр булачак.

    - Күптән түгел генә Кырымда урнашкан бер хәрби часть белән килешү төзелде. Килешүне имзалау өчен район җитәкчелеге дә барды. Анда җибәрелгән егетләребезнең ничек хезмәт итүләре, үз-үзләрен ничек тотулары турында һәрдаим кызыксынып торабыз. Шулай ук делегация белән килеп, аларның көнкүрешен, яшәү шартларын барып карап кайтабыз. Анда хезмәт итү районыбыз егетләренә билгеле бер күләмдә җаваплылык та өсти. Чөнки аларга районыбыз исеменә тап төшермәслек итеп үзләрен күрсәтергә кирәк. Шунлыктан әлеге хәрби частька егетләрнең иң яхшыларын гына алабыз. Быел егетләребезне өченче тапкыр шунда җибәрәчәкбез, - дип фикерләре белән уртаклашты Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов.

    Элекке еллардагы кебек, хезмәт итәргә җибәрелүчеләрнең барысы да кәрәзле телефон һәм банк картасы алачак. Ай саен республика Хөкүмәте кәрәзле телефонда балансны билгеле бер суммага тулыландырып торачак. Банк картасына ай саен 2000 сум акча күчереләчәк (ятимнәргә 3000 сум). Боларга өстәп хәрби хезмәткә алынучы егетләр, беренче чиратта кирәкле әйберләр салына торган сумка - "армиягә чакырылучы комплекты" да алачак.

    Егетләр шулай ук килешү (контракт) буенча хезмәт итәргә китә ала. Биектау районыннан килешү (контракт) буенча хезмәт итү өчен 30 урын бирелгән. Хәзергесе вакытта 12 кеше инде әлеге мөмкинлек белән файдаланган. Иң мөһиме егетләрне яшь чикләве һәм физик әзерлеге яхшы булырга тиеш. Килешү (контракт) белән хезмәт итүчеләргә хезмәт хакына өстәмә түләүләрне дә кушып, гади (рядовой) хезмәткәрләргә һәм сержант составына түләү, уртача алганда, айга 40 мең сумга кадәр тәшкил итә. Өстәмә түләүләр, тиешле еллар өчен түләү, вазыйфаи һәм һөнәри дәрәҗәләр, региональ коэффициентлар һәм ел саен индексацияләүләрне исәпкә алып, акчалата тәэмин итү арта барачак. Шулай ук хәрбиләр бушлай ашату, торак белән дә тәэмин ителә.

    Ел дәвамында район буенча үсеп килүче яшьләрдә патриотик тәрбия бирүдә максатчан эш алып барылу - кадет сыйныфлары булуы, хәрби лагерьларын эшләве, 9 май - Җиңү көненә балалар белән күп эш башкарылуы эзсез узмый, билгеле. Уздырылган барлык эшләрнең нәтиҗәсе буларак, хәзер үсмерләр армиядә хезмәт итүнең мактаулы бурыч икәнлеген аңлый башладылар, дип белдерделәр районның хәрби комиссариатында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: