ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районы юлларында кабат тоталь тикшерү (ФОТО)
Бүген иртән Биектау районы юлларында Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясен үткәрделәр.
Анда инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде.
Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм...
Бүген иртән Биектау районы юлларында Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" операциясен үткәрделәр.
Анда инспекторлар төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде.
Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм тикшерелде.
Нәтиҗәдә ике сәгать эчендә 10нан артык кагыйдәләрне бозу очрагы теркәлде Алар арасында машинаны документларсыз йөртү, алгы һәм яндагы тәрәзәләрне тонировкалау, шулай ук төзек булмаган машинада йөрүчеләр ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев