Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районы якын арада Татарстан буенча авыл туризмы үзәгенә әйләнергә мөмкин

    Авылда, табигать кочагында үткәргән көннәрдән дә рәхәтрәк ял бармы икән?! Авыл дигәндә, җир кешесенең эш-мәшәкәте дә, җиләкле таулар, елга-күлләр, каз-үрдәкле урамнар, мал-туар белән тулы каралты-кура, тәмле ризыклар күз алдына килә. Елдан-ел шәһәрләр тирәсенә сыенгангамы, халыкка авыл тормышы бүген аеруча тансык була бара, аннан соң соңгы вакытта Россия авыллары белән чит...

    Авылда, табигать кочагында үткәргән көннәрдән дә рәхәтрәк ял бармы икән?! Авыл дигәндә, җир кешесенең эш-мәшәкәте дә, җиләкле таулар, елга-күлләр, каз-үрдәкле урамнар, мал-туар белән тулы каралты-кура, тәмле ризыклар күз алдына килә. Елдан-ел шәһәрләр тирәсенә сыенгангамы, халыкка авыл тормышы бүген аеруча тансык була бара, аннан соң соңгы вакытта Россия авыллары белән чит илләрдә дә кызыксыну арта төште. Авыл туризмы әнә шундый "экзотиканы" яратучыларга, үзләренең балачкларын сагынучыларга ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту, авыл табигате белән танышу, авыл халкы белән аралашу ниятеннән килгән туристларның берничә көнлек сәяхәте.

    19 сентябрь Биектау районында бертөркем Германия туроператорлары кунакта булып китте. Максатлары бер-Татарстанда туризм мөмкинлекләрен карау, авыл туризмын җәелдерү белән танышу.

    Кунаклар Германиянең төрле төбәкләреннән килгәннәр. Араларында рус телен белгәннәре дә бар. Ахырдан билгеле булганча, кайсысы Россиядән күчеп китеп шунда яшәве, кайсысының әтисе яки әнисе славян милләтеннән булуы ачыкланды. Төркемне Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты белгечләре озата барды.

    Туризм буенча дәүләт комитеты белгече Александра Хребтова әлеге рекламаның бер төре итеп җөмһүриятебезгә чакырылган төркемнәрнең мөһимлеген әйтеп китте: "Без Татарстанга реклама ясау максатыннан Казанга, бүген менә Биектау районына да Германиядән туроператор вәкилләрен чакырдык. Барлыгы 13 кеше килделәр. Ниятләре Татарстанның туризм өлкәсендәге мөмкинлекләре белән танышу, бигрәк тә авыл туризмы кызыксындыра аларны",-диде ул.

    Иң беренче кунакларны Биектау районы, аның составына кергән кайбер авылларның тарихлары белән кыскача гына таныштырдылар. Соңрак түбәтәй эшләү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Биектау районының Ямаширмә авылында гадәти авыл өйләрен, халыкның көн-күрешен, авыл мәдәният йортында татар халкы җырлары һәм биюләрен дә тамаша кыла алдылар чит ил кунаклары.

    Лейпциг шәһәреннән Герхард Нинке республикабызга моннан 20 ел элек килгәне булуын әйтте. Ул вакыттан бирле зур үзгәрешләр булганын да ассызыклды. "Без хәзер Татарстанда авыл туризмы буенча эшне җәелдерү турында уйлыйбыз. Тик бу эш зур мөмкинлекләр һәм яхшы юллар булуны таләп итә",-диде ул. Бавариянең Ной-Ульм шәһәреннән Антон Ксель Татарстанга килүнең төп максатлрының берсе Татарстан турында күбрәк мәгълүмат алу һәм аны Германия халкына җиткерү дип белдерде. "Мин сезнең районга үзем дә яшәргә кайтыр идем, миңа бик ошады. Кешеләр ачык йөзле, шәһәр аукымы юк: ял итәргә дә, эшләргә дә була",-диде ул.

    Ахырдан кунаклар, Биектау районына булган сәфәрдән бик канәгать калуларын, халыкның ачыклыгы, балаларның елмаюы, җыр-биюләре йөрәкләренә үтеп керүен әйтеп киттеләр.

    Әле күптән түгел генә авыл туризмының Татарстанда булу-булмавы шик астында кебек иде. Тик хәзер бу юнәлештә хөкүмәтнең дә максатчан эшли башлавы, туроператорларның урыннарга барып җирле халыкның тормышы белән танышуы-тармакның камилләшәчәгендә шик тудырмый. Ничек кенә булмасын, авыл туризмын үстерүгә зур адымнар ясалды инде. Шул рәвешле, тиздән Татарстан авылларының, бигрәк тә Казанга якын урнашкан, бай тарихы, матур табигате белән дан тоткан Биектау районының да чит ил туристлары өчен иң кызыклы урыннарга әйләнеп куюы да бик мөмкин.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: