Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районы участок инспекторын яхшы хезмәте өчен бүләкләделәр

    Бүген участок инспекторлары көне. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Эчке эшләр минстрлыгы карары нигезендә, полиция өлкән лейтенанты Дилүс Абдуллин "ТР Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәте өчен" күкрәк тамгасы белән бүләкләнде. Өлкән лейтенант Дилүс Абдуллин Каенлык һәм Шуман авыл җирлекләрендә участок инспекторы булып эшли. Әлеге авыл җирлекләренә түбәндәге авыллар керә: Каенлык, Өнсә,...

    Бүген участок инспекторлары көне. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Эчке эшләр минстрлыгы карары нигезендә, полиция өлкән лейтенанты Дилүс Абдуллин "ТР Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәте өчен" күкрәк тамгасы белән бүләкләнде.

    Өлкән лейтенант Дилүс Абдуллин Каенлык һәм Шуман авыл җирлекләрендә участок инспекторы булып эшли. Әлеге авыл җирлекләренә түбәндәге авыллар керә: Каенлык, Өнсә, Мамонино, Соловцово, Чыршы, Шуман, Бәерле, Олы Починок, Кече Починок һәм Олыяз авыллары.

    Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Дилүс Абдуллин "Халык участок инспекторы" дип аталган Бөтенроссия конкурсының Республика этабында Биектау районы данын яклап катнашкан иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: