Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районы православие общинасының попечительләр советы булачак

    Бүген район Башкарма комитеты бинасында Биектау районында христианлыкны үстерү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл булды. Оешма, предприятиеләр, шәхси бизнес вәкилләре чиркәүләр һәм якшәмбе мәктәбен торгызуга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Районның дини үсешенә кагылышлы эшләрнең торышы турындагы доклад белән Биектау округы җитәкчесе, рухани Виталий Ульянов чыгыш ясады. Ул хәзерге вакытта эшләп килүче...

    Бүген район Башкарма комитеты бинасында Биектау районында христианлыкны үстерү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл булды. Оешма, предприятиеләр, шәхси бизнес вәкилләре чиркәүләр һәм якшәмбе мәктәбен торгызуга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Районның дини үсешенә кагылышлы эшләрнең торышы турындагы доклад белән Биектау округы җитәкчесе, рухани Виталий Ульянов чыгыш ясады. Ул хәзерге вакытта эшләп килүче чиркәүләрнең матди хәленең, төзелеш эшләре алып бару һәм реставрацияләүгә түгел, хәтта көндәлек эшчәнлеккә дә җитәрлек булмавын билгеләп үтте. Очрашуга җыелучылар районның православие общинасына матди ярдәм күрсәтү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк попечительләр советы төзү турында килештеләр. Тиздән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә советның беренче киңәшмәсе дә узар, дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: