Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы командасы Нургали Миңнеханов истәлегенә турнирда 2 нче урынны алды (+ФОТО)

17-20 март көннәрендә Саба районында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл тенисы буенча Бөтенроссия турниры узды. Әлеге турнирда Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнашты. 17 нче мартта, турнирны тантаналы рәвештә ачуда Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Ярышларда Анастасия Волкова, Диана Галләмова, Рүзәл Зарипов, Алексей Волковтан торган Биектау районы командасы да...

17-20 март көннәрендә Саба районында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл тенисы буенча Бөтенроссия турниры узды. Әлеге турнирда Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар катнашты.
17 нче мартта, турнирны тантаналы рәвештә ачуда Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.
Ярышларда Анастасия Волкова, Диана Галләмова, Рүзәл Зарипов, Алексей Волковтан торган Биектау районы командасы да чыгыш ясады.
Шәхси зачетта Диана Галләмова 3 нче урынга лаек булды. Ә гомумкоманда зачетында Биектау районы командасы ИКЕНЧЕ урынга лаек булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев