Реклама
15 февраль Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгару көне буларак билгеләп үтелә. Быел әлеге вакыйгага 28 ел тулды. Биектау районында яшәүче сугышчы-интернационалистлар бу көнне үзләренең ерак Әфган җирендә геройларча һаләк булган дусларын, хезмәттәшләрен искә алдылар. Биектау авылы Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре китерделәр. Алар, шулай ук, уллары Әфган сугышында...
15 февраль Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгару көне буларак билгеләп үтелә.
Быел әлеге вакыйгага 28 ел тулды. Биектау районында яшәүче сугышчы-интернационалистлар бу көнне үзләренең ерак Әфган җирендә геройларча һаләк булган дусларын, хезмәттәшләрен искә алдылар. Биектау авылы Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре китерделәр. Алар, шулай ук, уллары Әфган сугышында һаләк булган гаиләләрдә булып, аларга районның хәрби туганлык оешмасы исеменнән күчтәнәчләр тапшырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз