Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районы авыл хезмәтчәннәре Казанда узган тантаналы чарада катнашты

    29 сентябрь авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызның "Корстон" күңел ачу сәүдә үзәгендә республика авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итте. Биектау муниципаль районыннан тантанада 9 кешелек делегация катнашты. Делегацияне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкләде. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе...

    29 сентябрь авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкалабызның "Корстон" күңел ачу сәүдә үзәгендә республика авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын кабул итте.

    Биектау муниципаль районыннан тантанада 9 кешелек делегация катнашты. Делегацияне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкләде. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, шул ук идарәнең җитәкче урынбасары Илфар Әхмәтгалиев, "Серп и Молот" хуҗалыгы җитәкчесе Анна Захарова, "Татарстан" агрофирмасы җитәкчесе Ринат Аббазов, "Битаман" хуҗалыгы җитәкчесе Шәүкәт Вахитов, "Ватан" хуҗалыгы җиткәчесе Зөфәр Лотфуллин, "Серп и Молот" хуҗалыгы баш ветеринар табибы Гөлсинур Галләметдинова һәм "Бөреле" җәмгыятенең механик мастерскоенда көйләүче мастер булып эшләүче Геннадий Штенниковлар бар иде.

    Республикабыз җитәкчелеге әлеге бәйрәмдә табигать көйсезлекләренә карамыйча, килеп туган кыенлыкларны җиңә барып көнне төнгә ялгап басу һәм фермаларда эшләгән, сыйфатлы һәм мул продукция җитештергән, ил табынын баетуда өлеш керткән авыл хезмәтчәннәренең хезмәтен югары бәяләп котлау сүзләрен җиткерде.

    Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. "Бөреле" җәмгыятендә 52 елдан артык хезмәт куючы Геннадий Штенников "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде. Хәзерге вакытта җәмгыятьнең механик мастерскоенда көйләүче мастер булып эшләүче Геннадий Иванович моңа кадәрле Татарстанның атказанган механизаторы исеменә дә (1997 ел) лаек булган иде.

    Элек-электән алып бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала. Авыл хезмәтчәннәре, сезнең хезмәтегез олы хөрмәткә лаек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: