Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районы кырларындагы рекордлар

    Биектау районының «Битаман» ҖЧҖ игенчеләре быел гектардан 71,3 центнер сабан бодае алдылар. Бу селекция үзәгенең тәҗрибәле кишәрлекләреннән алынганнан күбрәк.

    Һичшиксез, бу бик югары нәтиҗә һәм ул хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары өчен игенчелек сәнгатенең яңа горизонтларын ача. Республиканың төньяк зонасында ярлы соры урман һәм көлсу туфраклы җирдә рекордлы уңышка ничек ирешкәннәр соң?

    - Бездә кара туфраклы ике кишәрлек бар, 55 һәм 25 гектарлы, - дип сөйли «Битаман» ҖЧҖ директоры Шәүкәт Вахитов. - Без ике ел элек Ульяновск авыл хуҗалыгы фәннитикшеренү институтының үсемлекләр үрчетү питомнигыннан алынган суперэлиталы сортлы орлыклар чәчтек...

    Уңыш юлы бик катлаулы һәм авыр. Ахыргы нәтиҗәгә бик күп факторлар йогынты ясый. Хуҗалыкның баш агрономы Гомәр Фәйзрахманов агрономнар хисабында рекордлы уңыш булдыруның барлык этапларын - моңа кадәрге культурадан алып чәчүлекләрне соңгы эшкәртүгә кадәр җентекләп язган.

    Мәсәлән, гектардан 73 центнер ашлык алынган 55 гектарлы кишәрлектә 2019 елда сидераль пар - рапс чәчкәннәр. Авг уст та органик масса керткәннәр, ә бу гектарына 200-250 центнер чамасы, җирне сукалаганнар. Шулай итеп, киләсе ел уңышы өчен бик әйбәт нигез салына. Аннан җирне чизель сабан белән йомшартып чыкканнар.

    Яз көне, кырга чыгу мөмкин булуга, чәчүлекне тешле тырмалар белән ике эз салып тырмалаганнар. Аннары бер-ике көннән соң катнаш агрегат җибәрәләр, ул бер үк вакытта туфракны культивацияли, ваклый һәм тигезли. Һәм шул ук көнне чәчү комплексы чәчүне башкара. Агрегат бер үк вакытта җирне культивацияли, тырмалый, тигезли һәм шунда ук 250 кг/га исәбеннән грануллы катлаулы ашлама - диаммофоска һәм азот ашламасы (КАС) белән бергә инкрустацияләнгән орлыклар кертелә.

    -Туфракта дым җитәрлек иде, шуңа күрә шытымн а р ә й б ә т ч ы к т ы , - д и Фәйзрахманов. - Башта тишелеп чыкканчы тырмаладык, аннан соң тишелеп чыккач тагын тырмаладык…

    Максатка илтә торган мөһим юл узылган. Әмма бу әле барысы да түгел. Чәчүлекләрне "яшел ут»тан - чүп үләннәрдән сакларга кирәк иде. Башта 1-2 яфрак фазасында механизатор Рөстәм Нуриев чәчүлекләрне корткычларга каршы тагылма сиптергеч-инсектицидлар белән сиптерә. Шуннан соң чәчкечләр белән гектарга 150 кг исәбеннән бодайны аммиак селитрасы белән тамырдан тукландыру үткәрелә.

    Куаклану фазасында культураны чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртү үткәрелә. Бак катнашмасы белән эш итәләр: яфрактан тукландыру өчен - суга үсеш стимуляторы өстиләр. Бераздан бак катнашмасы белән эшкәртүне кабатлыйлар: бу юлы катнашмада тутыкка каршы - фунгицид була, төрле бетләргә каршы - инсектицид, шулай ук яфрактан тукландыру өчен - сыек азотлы ашламалар һәм микроэлементлар.

    Чыгымнар бер гектарга 409 сум тәшкил иткән. Табышлылык - 48%.

    - «Битаман» ҖЧҖендә чын талантлы кешеләр эшли, - дип тасвирлады хуҗалыкта ирешелгән уңышларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. - Тырыш хезмәт белән арттырылган белем, иҗади эзләнүләр, һәм, әлбәттә, уңышка омтылу шундый тәэсирле нәтиҗәгә китергән.

    Шуны әйтергә кирәк, моңа кадәр көзге арыш булган 25 гектарлы җирдә дә шундый ук технология кулланылган, аннан да яхшы уңыш алганнар - гектардан 67,4 центнер. Ә гомумән алганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар хуҗалык игенчеләренә гектардан уртача 55 центнер ашлык биргән.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: