Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Биектау” медиахолдингы тиздән Татарстан Республикасында балалар киносы үзәгенә әверелергә мөмкин

    Ноябрьнең 4сеннән 6сына кадәр Казанда балалар һәм үсмерләр иҗатының "Limon film" festival de Kazan-2016 Халыкара фестивале узачак. Фестивальнең оештыручылары - "Яшь режиссер" (Казан ш.) Халыкара балалар киномәктәбе, Франциянең "Euro media star group" (Париж ш.), Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театры (Казан ш). Фестивальнең максаты яшь талантларны югары сәнгатьле һөнәри кино...

    Ноябрьнең 4сеннән 6сына кадәр Казанда балалар һәм үсмерләр иҗатының "Limon film" festival de Kazan-2016 Халыкара фестивале узачак.

    Фестивальнең оештыручылары - "Яшь режиссер" (Казан ш.) Халыкара балалар киномәктәбе, Франциянең "Euro media star group" (Париж ш.), Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театры (Казан ш).

    Фестивальнең максаты яшь талантларны югары сәнгатьле һөнәри кино һәм телевидение дөньясына җәлеп итүдән гыйбарәт. Халыкара фестивальнең мөһим бурычы - талантлы балалар һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар кино сәнгатендә һәм балалар теле-индустриясендә яңа формалар һәм жанрлар эзләү.

    Россиянең һәм Иран, Испания, Белоруссия, Молдова, Украина, Израиль һәм Франция кебек чит илләрнең төрле почмакларыннан, фестивальдә катнашырга теләп, 150ләп гариза килде.

    Фестиваль көннәрендә Казанда мактаулы кунаклар: фестивальнең жюри рәисе - РФнең атказанган артисты Владимир Демидов (Мәскәү ш.), фестивальнең махсус кунагы - РФнең халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ренат Ибраһимов (Мәскәү ш.) булачак.

    Фестиваль жюри составына шулай ук "Татмедиа" АҖ филиалы - Биектау районының "Биектау" медиахолдингы директоры, Республика һәм Бөтенроссия конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган һәм лауреат исеменә лаек булган Эльвира Мостафина да керә.

    Фестивальдә катнашучылар өч көн дәвамында "Кино", "Җыр", "Бию", "Театр" номинацияләрендә үз хезмәтләрен, талантларны күрсәтәчәкләр. Фестиваль кысаларында шулай ук бик күп мастер-класслар, фильмнар күрсәтүләр, фикер алышулар булачак.

    6 нчы ноябрьдә фестивальне ябу тантанасында финалга чыгучыларның берсенә "Биектау" медиахолдингыннан махсус приз тапшырылачак. Шулай ук бу көнне 2017 нче елдан Франциянең "Euro media star group" (Париж ш.) холдингының рәсми вәкиллегенең даими рәвештә "Биектау" медиахолдингы базасында Биектау районында эшләячәге турында да игълан ителәчәк. Берләштерелгән проект буларак, "Limon film" festival киләчәктә шулай ук Татарстан Республикасының Биектау районында уздырылыр, дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: