Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Биектау" медиахолдингы директоры Халыкара балалар һәм үсмерләр иҗаты фестивале жюри әгъзасы

    Бүген Казанда балалар һәм үсмерләр иҗатының "Limon film" festival de Kazan-2016 Халыкара фестивале башланды. Фестивальдә катнашучылар өч көн дәвамында "Кино", "Җыр", "Бию", "Театр" номинацияләрендә үз хезмәтләрен, талантларны күрсәтәчәкләр. Фестиваль кысаларында шулай ук бик күп мастер-класслар, фильмнар күрсәтүләр, фикер алышулар булачак. Фестиваль көннәрендә Казанда мактаулы кунаклар: фестивальнең жюри рәисе - РФнең...

    Бүген Казанда балалар һәм үсмерләр иҗатының "Limon film" festival de Kazan-2016 Халыкара фестивале башланды.
    Фестивальдә катнашучылар өч көн дәвамында "Кино", "Җыр", "Бию", "Театр" номинацияләрендә үз хезмәтләрен, талантларны күрсәтәчәкләр. Фестиваль кысаларында шулай ук бик күп мастер-класслар, фильмнар күрсәтүләр, фикер алышулар булачак.
    Фестиваль көннәрендә Казанда мактаулы кунаклар: фестивальнең жюри рәисе - РФнең атказанган артисты Владимир Демидов (Мәскәү ш.). Шулай ук жюри әгъзалары составына - сертификатлы видеомонтажер, "Paris Film" кино һәм телевидение киностудиясе продюсеры Юрий Ермяков һәм Биектау районының "Биектау" медиахолдингы директоры Эльвира Мостафина да бар.
    Исегезгә төшерәбез, 6 нчы ноябрьдә фестивальне ябу тантанасында финалга чыгучыларның берсенә "Биектау" медиахолдингыннан махсус приз да тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: