Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау. Инкыйлабка кадәр.

    7 ноябрьдә Бөек Октябрь инкыйлабына 99 ел тулды. 73 ел буе, 1918 елдан 1991 елга кадәр әлеге көн безнең илебез халкы өчен дәүләт күләмендә билгеләп үтелә торган иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булды. Бүген без сезнең игътибарыгызга 1999 елда нәшер ителгән "Биектау районы тарихы" дигән китаптан районның Октябрь инкыйлабына кадәр булган...

    7 ноябрьдә Бөек Октябрь инкыйлабына 99 ел тулды. 73 ел буе, 1918 елдан 1991 елга кадәр әлеге көн безнең илебез халкы өчен дәүләт күләмендә билгеләп үтелә торган иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булды. Бүген без сезнең игътибарыгызга 1999 елда нәшер ителгән "Биектау районы тарихы" дигән китаптан районның Октябрь инкыйлабына кадәр булган тормышыннан өзек китерәбез. Исегезгә төшерәбез, әлеге китап авторлар коллективы тарафыннан язылган иде.

    Буржуаз-демократик инкыйлаб иң элек шәһәрләрдә һәм армиядә үзенең таләпләрен урнаштырды. Әлбәттә, аның шаукымы авыл җирләренә дә кагылды.

    Һәр авылда крестьяннар хәрәкәте башланды. Алар авыл җирләрендә дә хакимиятнең үзгәрүен таләп итте. Халык Вакытлы хөкүмәтнең авылларда элеккеге идарә системасын, волость һәм старосталар идарәсен саклап калырга кирәк, дигән таләбенә каршы күтәрелде. Халык крестьян комитетлары һәм Советлар яклы иде. Волостьлар һәм авыл комитетларын сайлау җыеннарында еш кына ярлы - урта хәлле крестьяннар байгуралар (кулаклар) белән бәрелешкә керә. Россиянең барлык төбәкләрендә дә шундый күренеш күзәтелә. Мәсьәлән, Чыпчык авылында волость башкарма комитеты 1917 елның 23 апрелендә сайлана. Ярлы крестьяннардан торган комитетлар һәм Советлар хәлиткеч моментны үз мәнфәгатьләре өчен файдаланып калырга тырышалар: алпавыт җирләрен крестьяннарга бүлеп бирергә һәм көндәлек кирәк-ярак әйберләренә бәяләрне төшерергә дигән карарлар кабул итәләр.

    Вакытлы хөкүмәтнең "крестьян комитетларының бернинди карар да кабул итәргә хокуклары юк, алар барытик җәмәгать фикерен хөкүмәткә җиткерүче орган гына булып тора", дигән күрсәтмәләренә дә карамастан, безнең район территориясендә Собакин җирлегенә караган (хәзерге Калинин авылы) авылда 1917 елның язында ук, (октябрь инкыйлабына 6 ай кала) алпавыт җирләрен, болыннарны, урманнарны аерым исәпкә алырга һәм крестьян комитеты рөхсәтеннән башка андагы байлыкны читкә чыгармаска һәм сатмаска, дигән карар кабул ителә.

    1917 елның җәендә Шәпше авылы крестьяннары Депрейс атлы алпавыттан авыл күперен төзекләндерү өчен урманнан 12 агач кисәргә рөхсәт ала. Шул ук рөхсәт кәгазе нигезендә алар көзге-кышкы чор өчен ягулык утын да әзерли. Крестьяннар шул ук Депрейстан 11 тана алалар, таналарның алтысын фронт территориясеннән эвакуацияләнгән качакларга тараталар, калган 5 тананы ярлы крестьяннарга бирәләр. Алпавыт Депрейс Вакытлы хөкүмәтнең губерна комиссарына ачулы хат яза: "Мин Сездән сорыйм, губернатор әфәнде, бүгенге көндә Россиядә хөкүмәт бармы, әллә бөтенләй юкмы?" Алпавыт Шәпше авылына атлы казаклар җибәрергә һәм ярсыган крестьяннарны бастырыруларын сорый. Вакытлы хөкүмәт ул вакытта инде халык хәрәкәте алдында көчсезләнә генә бара. Халык икътисади таләпләр генә түгел, большевситик рухтагы шигарьләр дә күтәрә башлый. Авылларда яңадан инкыйлаб рухы сизелә.

    Шул елларда нәшер ителгән "Аваз" газетасының 1917 елның 1 июнь санында авыл хатын-кызларының да үз хокуклары өчен көрәше турында язылган. Газетада Казан өязе Студено-Ключи волосте Иске Рус авылы солдаткаларының авыл мулласына барып аңа үзләренең таләпләрен куюлары турында язылган. Солдаткалар: "Безнең балаларга ашатырга ризык юк, безгә авылда эш юк, хәзер без кызыл әләм тотабыз да волость конторасына барабыз - безнең ирләребезне, улларыбызны фронттан кире кайтаруларын сорыйбыз", диләр.

    Собакин волосте Чубарово, Чыпчык, Мүлмә авылы крестьяннары аеруча активлык күрсәтә. Фронттан яраланып кайткан ирләр, сезонлы эштә эшләүчеләр авылларга революцион характердагы фикерләр тараталар. Аларның йогынтысы астында авыл халкы үз җыеннарында авыл интеллигенциясен (алпавытлар һәм идарәчеләр) тавыш бирүдән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара.

    Каймар волостенә караган авылларда, мәсьәлән, Апанаевлар, Баратынскийлар, Оконишниковлар, Бажановлар, Емельяновлар, Казембеклар, Потаповлар, Кудрявцевларның җирләре була. Чыпчык волостенә караган авылларда Юнысовлар, Бәшировлар, Миловановлар, Егоровлар, Сузаревлар, Подгорецкийлар, Зарастровлар алпавытлык итә. Аларның һәрберсендә 80 нән 1040 гектарга кадәр җир биләмәсе, болын, көтүлекләр һәм урман кишәрлекләре булган. Ул чорда крестьян гаиләләрендә 2 - 14 дисәтинә җир булган. Ашлык уңмаган елларда крестьянның икмәге Раштуа бәйрәменә кадәр генә җиткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: