Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Биектау FM" йолдызы - Ләйсән Ниъгмәтуллина

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз- Ләйсән Нигматуллина. Әлеге якташыбыз турында иң беренче ачык йөзле, сөйкемле, акыллы һәм яхшы күңелле дип әйтәсе килә. "Күзләр - безнең күңел көзгесе", - диләр....

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз- Ләйсән Нигматуллина.

    Әлеге якташыбыз турында иң беренче ачык йөзле, сөйкемле, акыллы һәм яхшы күңелле дип әйтәсе килә. "Күзләр - безнең күңел көзгесе", - диләр. Ләйсәннең самими карашы артында да бик нечкә күңел, назлы йөрәк яшеренгән күк.

    Ләйсән өчен "туган" сүзе буш сүз генә түгел. Аңа тормыш бүләк иткән, бар назын биреп тәрбияләгән, һәр уңышына сөенүче әти-әнисенә бик рәхмәтле ул бүген. "Вконтакте" социаль битендә гаиләсе белән төшкән фотолар аеруча җылы, матур. Араларында шулай ук, яраткан туганнары, абый-апалары белән төшкәннәре дә бихисап.

    5 февраль туган көнен билгеләп үтүче Ләйсән йолдызнамә буенча -Сукояр. Алар өчен бу тормышта иң мөһиме, хисләр дип белдерә белгечләр. Алар бик аралашучан икән. Шулай булмаса, якташыбыз үз хезмәт юлын элемтә бүлеге белән бәйләмәс иде, мөгаен.

    "Мин көзгедәге кешегә ышанам, мин елаудан туктамыйча, ул көлә башламый" ди, Ләйсән үзенең шәхси битендә.

    Елама, Ләйсән!Синең сихри күзләр гел елмайсын гына!

    "Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

    P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

    P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: