Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Биектау FM" йолдызы – Илнур Ганиев

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз- Илнур Ганиев. Илнур 22 нче август көнне Арыслан йолдызылыгы астында дөньяга килгән. Әлеге йолдызлык астында туучыларга батырлык, максатка ирешүчәнлек, эш сөючәнлек, тапкыр һәм эшлекле...

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз- Илнур Ганиев.

    Илнур 22 нче август көнне Арыслан йолдызылыгы астында дөньяга килгән. Әлеге йолдызлык астында туучыларга батырлык, максатка ирешүчәнлек, эш сөючәнлек, тапкыр һәм эшлекле булу сыйфатлары хас. Хыялларын тормышка ашыруның юлын ул куркуларны җиңүдә күрә. "Вконтакте" дагы - "Елмайсаң барлык хыялларың да тормышка аша башлаячак" дип яза ул.

    Фәнни өлкәдә эшләвенә карамастан, спорт аның тормышында иң алдынгы урыннардат тора. Ул төрле спорт төрләрендә катнаша, алдынгы урыннар ала. Еш кына стадионга барып яраткан командалары өчен җан ата.

    Аның "Вконтакте"дагы битенә күз салсак, экологоия, икътисади тотрыклылык, бер-береңә карата ярдәм буенча төрле материаллар эленгәнен күрәчәкбез. Илнур шулай ук япон халкының төрле канатлы сүзләрен һәм әйтемнәре белән дә кызыксына.

    Илнурга һәрвакытта да шундый актив, күтәренке күңелле булуын һәм яңа биҗүләр яулавын телибез.

    "Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

    P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

    P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: