Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Биектау FM" йолдызлар кабызуын дәвам итә

    Бүген көндезге 12.45 сәгатьтә "Биектау фм" радиосында 100,2 fm ешлыгында эфирга чыгучы «Биектау фм йолдызы»ның чираттагысы була. Бүгенге тапшыруны Гүзәлия Вафина алып барачак. Тапшыру каһарманы буласыгыз килсә, "Вконтакте"дагы "Биектау хәбәрләре"нең рәсми төркеменә кушылыгыз! Кичә тапшыруның тагын бер алып баручысы Наилә Гатауллина 15 яшьлек Казан кызы Азалия Хәйруллина турында сөйләде. Азалия...

    Бүген көндезге 12.45 сәгатьтә "Биектау фм" радиосында 100,2 fm ешлыгында эфирга чыгучы «Биектау фм йолдызы»ның чираттагысы була. Бүгенге тапшыруны Гүзәлия Вафина алып барачак. Тапшыру каһарманы буласыгыз килсә, "Вконтакте"дагы "Биектау хәбәрләре"нең рәсми төркеменә кушылыгыз!
    Кичә тапшыруның тагын бер алып баручысы Наилә Гатауллина 15 яшьлек Казан кызы Азалия Хәйруллина турында сөйләде. Азалия педагогия көллиятендә укый. Ул тамашачылар мәхәббәтен яулый торган кыз. Коңгырт күзле, озын чәчле, мөлаем итеп елмая торган кыз ул. Йолдызнамә буенча ел Кыз. Вак-төяккә игътибар итә, акыллы, ирекле һәм гадел була әлеге йолдыз астында туучылар.

    Педгогик эшчәнлегендә аңа уңышлар телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: