Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау авылында 31 яшьлек ир-атны исерек килеш «Газель» автомобиле белән идарә иткән вакытта туктата
...
2021 елның 10 ноябрендә Биектау авылы Юбилейная урамында 31 яшьлек ир-атны исерек килеш «Газель» автомобиле белән идарә иткән вакытта дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре туктата. Урында алынган анализлар ярдәмендә аның канында 1.163 мг/л спирт барлыгы ачыклана. Әлеге шоферга карата РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ беркетмә төзелә. Ә аның машинасы махсус стоянкага куела. Биектау районы 1 нче участок җәмәгать суды карары нигезендә, исерек килеш руль артына утырган ир-атка 30 мең сум күләмендә штраф салына һәм ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев