Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген православие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен уздырдылар (ФОТО)

Бүген Усад авылы православие гыйбадәтханәсендә Хач ману бәйрәме уңаеннан, бәйрәм гыйбадәте уздырылды. Аннан соң Виталий атакай Тимофеевка авылы янындагы күлгә таба хач йөрешенә чыкты. Якын-тирәдән җыелган православие динендәгеләр аңа бу эштә булыштылар. Хач йөрешеннән соң күл тирәсендә гыйбадәт кылынды. Бераз соңрак дөньяларыбызның тынычлыгы, иминлеге, Ходайга ышаныч йөзеннән күккә ак күгәрченнәр...

Бүген Усад авылы православие гыйбадәтханәсендә Хач ману бәйрәме уңаеннан, бәйрәм гыйбадәте уздырылды.
Аннан соң Виталий атакай Тимофеевка авылы янындагы күлгә таба хач йөрешенә чыкты. Якын-тирәдән җыелган православие динендәгеләр аңа бу эштә булыштылар.
Хач йөрешеннән соң күл тирәсендә гыйбадәт кылынды. Бераз соңрак дөньяларыбызның тынычлыгы, иминлеге, Ходайга ышаныч йөзеннән күккә ак күгәрченнәр җибәрелде.
Изгеләндерелгән суга чумучылар да табылды. Алар арасында Биектау районы хәрби комиссариаты җитәкчесе Александр Найденов та бар иде.
Тагын өч көн дәвамында изгеләндерелгән судан изге су алырга һәм су коенырга мөмкин булачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев