Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бүген – Мәүлид бәйрәме: Пәйгамбәребез шәфәгатендә булу өчен нишләргә?

    Бүген – Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дөньяга килгән көне. Пәйгамбәребезнең тормыш рәвеше безнең һәммәбезгә үрнәк.

    Пәйгамбәрнең (с.г.с.) исеме – Мөхәммәд Габдулла улы. Бабасы Габделмотталиб исемле булган. Алар курайш кабиләсеннән. Әнисе – Әминә Ваһһаб кызы. Пәйгамбәр үзе турында, Адәм галәйһиссәламгә җан өрелгәнче үк, мин Аллаһның Илчесе идем инде, дип әйтә. Аллаһы Тәгалә иң яхшы кабиләләрне, иң яхшы нәселләрне сайлап алды һәм иң яхшы нәселдән Пәйгамбәребез дөньяга килде. Аның дөнья­га килүе белән, Җир шарында бик зур үзгәрешләр башлана. Ул туасы елны Әбраха исемле эфиоплы, үзенең филле гас­кәре белән, Кәгъбәтуллаһны җимерергә килә. Аллаһ аларның өсләренә кошлар җибәрә. Кошлар таш яудырып, гаскәр һәлак була. Пәйгамбәребезнең туган көнендә мәҗүсиләрнең еллар буе сүнмәгән утлары сүнә, сыннар егылып төшә, күк хәбәрен алучы җеннәргә дә юл ябыла.
    Аңа Аллаһ зур сынаулар җибәрә. Ятим килеш дөньяга килә, анасы карынында вакытта ук әтисез кала. Алты яшендә – әнисе, сигез яшендә бабасы Габделмотталиб вафат була. Аны әтисенең абыйсы Әбу Талиб карамаклыкка ала, бу да Аллаһның бер рәхмәте була.

    Ышанычлы кеше

    Пәйгамбәрлек килгәнче дә ул бик күркәм, бик әдәп­ле кеше була. Кәгъбәтуллаһны төзеп бетергәч, Кара ташны кире урынына куярга ниятлиләр. Ләкин кем куясын хәл иткәндә, сугыша язалар, һәр кабиләнең үзенең куясы килә, чөнки бу – тантаналы вакыт.  Аннары, әйдәгез, мәчет ишегеннән кем килеп керсә, шул куйсын, дигән карарга киләләр. Шулвакыт мәчет ишегеннән Пәйгамбәр  килеп керә. Аңа бу вакытта 35 яшь була. Пәйгамбәр плащын салып, Кара ташны шуның өстенә куя. Һәр кабиләдән берәр кеше килеп, шул плащны күтәрәләр. Пәйгамбәр Кара ташны үз кулы белән урынына куя. Шушы гамәлгә барысы да ризалаша, чөнки Мөхәммәдне «әмин», ягъни «ышанычлы» дип атый торган булганнар. Бу бер көндә генә килә торган әйбер түгел, аның шушы сыйфаты һәрвакыт булган. Һәм ул һәрвакыт золымга, бозыклыкка каршы чыккан.

    Пәйгамбәребез бик эшчән кеше була, үзе эшләп кәсеп кыла. Иң тәмле ризык – кул көче белән эшләп алган ризык, дип әйтә торган булган. Бала чагында көтү көткән; аның, һәрбер пәйгамбәр көтүче булды, дигән сүзе бар. Көтүчелек халык белән идарә итәргә ярдәм итә. Көтүне ул ач булмасыннар, таралмасыннар, тәртиптә булсыннар өчен дөрес йөртергә тиеш.

    Җәннәткә иң беренче Пәйгамбәр керәчәк

    Аллаһы Тәгалә ни өчен пәйгамбәрләрне яхшы нәселдән сайлый? Чөнки алар Аллаһ сүзен ирештерергә дигән зур вазифа белән килә. Начар нәселдән, хөрмәтсез кешенең сүзен, гадәттә, халык кабул итми.
    Әбү Һүрайра исемле сәхабә: «Йа Аллаһның Илчесе, Кыямәт көнендә синең шәфәгатеңә кем лаеклы?» – дип сорый. Пәйгамбәребезнең җавабын әйткәнче, башта бер сорауга ачыклык кертик әле. Нәрсә ул шәфәгать? Ул – Аллаһ каршында яклау сүзе. Аллаһы Тәгалә, берәрсенең дәрәҗәсен күтәрер өчен, кайбер кешеләргә яклап сүз әйтергә мөмкинлек бирә. Иң зур мөмкинчелек Пәйгамбәребезгә бирелә. Мәхшәр мәйданында әле тиз генә хисап кылына башланмый. Кешеләр арып, тиргә батып бетәләр, хисап тизрәк башланса иде, дип тели башлыйлар. Шәфәгать итүен сорап, Адәм галәйһиссәламгә баралар, ул, мин шәфәгать кыла алмыйм, ди. Нух пәйгамбәр, Ибраһим, Муса пәйгамбәрләр дә шул ук сүзне әйтә. Гайсә галәйһиссәламгә дә баралар, ул да, бүген мин шәфәгать кыла алмыйм, Мөхәммәдкә барыгыз, ди. Пәйгамбәребез, сәҗдә кылып, Аллаһтан сорый. Аңа: «Син шәфәгать кыл, Без синең шәфәгатеңне кабул итәбез», – дип әйтеләчәк. Бу барлык кешеләр өчен булачак. Тагын Пәйгамбәребез җәннәткә кертү өчен шәфәгать кылачак. Җәннәт ишекләрен иң беренче аңа ачачаклар. Һәм ул җәннәткә иң беренче керәчәк. Аннан соң аның өммәте керәчәк. Аннары ул Аллаһтан кайбер кешеләрнең дәрәҗәләрен арттыруны сораячак. Шулай ук Пәйгамбәр кайбер гөнаһлы мөселманнарга да шәфәгать кылачак. Ләкин шәфәгать Аллаһның рөхсәте белән була, Аллаһ каршында аның рөхсәтеннән башка беркем шәфәгать кыла алмас. Әбу Һүрайраның: «Кыямәт көнендә синең шәфәгатеңә кем лаек булачак?» – дигән соравына җавап итеп, Пәйгамбәребез: «Кем чын ихластан иман кәлимәсен әйткән – шул кешеләр», – диде. Ягъни ихластан Аллаһны танып, Пәйгамбәрне яратып иман китерүчеләр.

    Пәйгамбәребез беркөнне сәхабәләренә: «Кар­дәшләремне күрсәм иде», – ди. Сәхабәләр: «Йа Рәсүлуллаһ, без синең кардәшләрең түгелмени?» – дигәч, ул: «Юк, сез минем иптәшләрем, минем кардәшләрем киләчәк, алар миңа мине күрмәгән хәлдә ышаначак», – ди. «Ә син аларны ничек таныйсың?» – дигәч: «Тәһарәт алган урыннары – битләре, куллары, аяклары – нур белән балкып торыр», – ди. Ягъни Пәйгамбәребез шәфәгатендә булырга теләсәк, без намаз укырга тиеш. Аннары Аллаһы Тәгаләдән дога кылып сорыйбыз: «Йа Раббым Аллаһ! Пәйгамбәрнең шәфәгатенә керергә насыйп итсәң иде!» Пәйгамбәребез: «Кем мәэзин артыннан азанны кабатлап бара, аннары миңа салават әйтә, аннары азан догасын укый – шуңа минем шәфәгатем хәләл булыр», – диде.

    Иң күркәм холыклы кеше

    Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ант итеп әйтәм – син иң күркәм холыклы кеше», – ди. Пәйгамбәребез үзе: «Мин күркәм холыкны камилләштерер өчен җибәрелдем», – диде. Тагын әйтте: «Кыямәт көнендә үлчәүдә иң авыр әйбер – күркәм холык». Тагын да әйтте: «Иң зур изгелек ул – күркәм холык. Кешеләргә яхшы мөгамәлә кылу – иң зур изгелектән. Сезнең иң хәерлегез – гаиләсенә хәерле булганы». Пәйгамбәрнең күркәм холкын аның тормышында, гаиләсендә, башкалар белән мөгамәләдә күрәбез. Ул диндә булмаган кешеләргә, үзенә каршы көрәшкән кешеләргә дә мәрхәмәтлелек белән карады.

    Пәйгамбәр кешеләргә бәрелеп әйтми, оялчан була. Берәр нәсыйхәт әйтергә кирәк булса, «кайбер кешеләр шундый-шундый сүз әйтәләр, бу ни хәл?» диюдән артыгын әйтми; кешегә төртеп, «син нигә шулай әйтәсең?» дими. Әлбәттә, иманлы сәхабәләре тыелган эш эшләгәндә аларга ныграк итеп тә әйтә, ә халыкка – юк. Бервакытны аның янына бер чүл гарәбе килә дә якасыннан тотып алып тарта башлап (моны риваять кылучы Әнәс (радыйаллаһу ганһү) хәтта Пәйгамбәрнең муенында эз калдырды, ди): «Йә, Мөхәммәд, Аллаһ малыннан миңа өлеш бир!» – ди. Гомәрнең (радыйаллаһу ганһү) моңа бик нык ачуы чыга. Әмма Пәйгамбәр Гомәрне тынычландыра, аның хакы бар, дип, теге кешегә зәкят малыннан өлеш бирергә куша.
    Бер яһүднең Пәйгамбәребезнең ачуланган вакытын күрәсе, ул вакытта үзен ничек тотканын беләсе килә. Ул аңа әҗәткә әйбер бирә һәм кайтару вакыты килеп җитмәсә дә: «Кайчан әҗәтеңне кайтарасың? Сез Абдулмотталиб кешеләре беркайчан да әҗәтегезне кайтармыйсыз», – дип тавыш чыгара. Гомәр, гадәттәгечә, сикереп торып теге кешене куркыта башлый. Пәйгамбәр: «Тукта, Гомәр, син миңа: «Синең әҗәтең бар мәллә, кайтар бу кешегә әҗәтеңне», – дип әйтергә тиеш идең. Барыгыз, әҗәтне кайтарыгыз һәм син аны куркыткан өчен арттырып та бирегез», – ди. Шуннан соң теге яһүд: «Мин Мөхәммәднең Пәйгамбәр икәнен чамалый идем. Ачуы чыкканда үзен ничек тота икән, тыелып кала ала микән – менә шул сыйфатын күрәсем килгән иде. Мин күрдем – ул, чыннан да, Аллаһның Илчесе!» – дип иман китерә.

    Пәйгамбәребезнең тормышын балаларга дәреслек итеп өйрәтсәк, бик зур тәрбия булыр иде. Аның тормышы – зур үрнәк. Моны башка диндә булган бөек шәхесләр дә таный, хәзер Мөхәммәд булса, бу галәмне тәртипкә китерер иде, диләр.

    Аллаһы Тәгалә «Инширах» сүрәсендә әйтте: «Без синең күкрәгеңне ачтык... Исемеңне күтәрдек», – диде. Галимнәр әйтүенчә, Аллаһның вәгъдәсе Кыямәткә хәтле булачак. Карагыз, Җир шарында көн дәвамында ничә тапкыр азан яңгырый һәм аның исеме әйтелә! Намаз укыган саен, аңа сәлам һәм салават әйтәбез. Аның исеме иман кәлимәсе белән бергә йөри. Бу – Аллаһның: «Без синең исемеңне күтәрдек», – дигән вәгъдәсе.
    Аллаһ барчабызга Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияреп, ул өйрәткәнчә яшәп, аның шәфәгатенә лаеклы булырга насыйп итсә иде.

    Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: