Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Районда мөмкинлекләре чикле кешеләр барлыгы 4226 кеше

    3 нче декабрьдә ел саен бөтен дөньяда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясында мондый көнне кертүнең максаты кеше хокукларының тулысынча һәм тигез итеп үтәлүе, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы, аларга тормышта башкалар кебек үк тигез мөмкинлекләр тудырудан гыйбарәт булды. БМО Генераль Ассамблеясының инвалидлар хокуклары турындагы Конвенцияне кабул итүенә...

    3 нче декабрьдә ел саен бөтен дөньяда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясында мондый көнне кертүнең максаты кеше хокукларының тулысынча һәм тигез итеп үтәлүе, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы, аларга тормышта башкалар кебек үк тигез мөмкинлекләр тудырудан гыйбарәт булды. БМО Генераль Ассамблеясының инвалидлар хокуклары турындагы Конвенцияне кабул итүенә 10 ел тулды. Аның төп принциплары элеккечә: кешегә һәм аның шәхси бәйсезлегенә хөрмәт белән карау; кимсетмәү-кыерсытмау; җәмгыять тормышына тулаем һәм нәтиҗәле катнаштыру; инвалидларның үзенчәлекле кешеләр булуын аңлап кабул итү; мөмкинлекләр тигезлеге; аларга шартлар тудыру; инвалид балаларның сәләтләрен үстерүгә һәм аларның үзенә бертөрлелек сыйфатларын сакларга омтылуына дөрес мөнәсәбәттә булу.
    Инвалид балалар безнең районда да игътибар үзәгендә. 2007 нче елдан бирле район Башлыгы җитәкчелегендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек кысаларында ел саен социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге, "Балкыш" балалар иҗаты йорты катнашында "Йөрәктән - йөрәккә" дигән хәйрия марафон уздырыла. Әлеге акция райондагы юмарт күңелле кешеләрнең игътибарын мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдәге проблемаларга юнәлтүне максат итеп куя.
    6 елда марафонда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган һәм матди ярдәмгә аеруча мохтаҗлык кичерүче 57 бала катнашты. 2016 елда 9 бала катнашты. Кичә Үзәк мәдәният йортында оеәтырылган чарада 189610 сум акча җыелды. Әлеге акчалар шушы балаларга шунда ук бүлеп тә бирелде.
    Сүз уңаеннан районда мондый гаиләләргә даими ярдәм күрсәтүче шәфкатьле кешеләр һәм оешмалар булуны билгеләп үтү дә урынлы булыр. Болар - "СафПласт", "Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе", "Татмелиорация" (УПТК), Ф.Гайфуллин, А.Найденов, авыл җирлекләре башлыклары һәм белем бирү учреждениеләре директорлары.
    Районда мөмкинлекләре чикле кешеләр барлыгы 4226 (1 группа - 378 кеше, II - 1955, III - 1685), шуларның 208е - балалар.
    Инвалидларга ярдәм, әлбәттә, ункөнлек белән генә тәмамланмый. Әлеге юнәлештәге эшләр районда ел әйләнәсендә алып барыла. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге, мәсәлән, "Йөрәк җылысы кушылган өмет" акциясе уздыра, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, районда инвалидлар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә концертлар, социаль хезмәт белгечләре катнашында очрашулар, рәсем, шигырь, инша, кул эшләре конкурслары, спорт бәйгеләре, спартакиадалар, китапханәләрдә очрашулар һәм китап күргәзмәләре оештырыла. Шулай ук медицина хезмәткәрләре урын өстендәге инвалидларга өйләренә барып ярдәм күрсәтәләр. Белем бирү учреждениеләрендә акцияләр, марафоннар, фильмнар күрсәтү дә гел кабатланып тора.
    Коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр һәм ташламалар, 18 яшькә кадәрге, башкалар ярдәменә даими мохтаҗлык кичерүче инвалид балаларга ай саен өстәмә түләүләр, социаль иминиятләштерү фонды ягыннан - санаторий-курортларга путевкалар, реабилитациянең техник чаралары, социаль хезмәтләр тупланмасы бирелә.
    Уздырыла торган чараларның төп максаты -
    инвалидлар, аерым алганда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне борчыган проблемаларга киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шәфкатьлелек, толерантлык тәрбияләү. Сәламәтлегең нинди булуга карамастан, без барыбыз да - кешеләр. Һәм һәрвакыт кеше булып калсак иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: