Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Безнең район тарихы

    Хөрмәтле биектаулылар! Сезне район тарихы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз ХХ гасырның 80 нче елларына багышлана.

    Ул чорда район белән Габдрахим М ортазин җитәкчелеге дәвам итә. 1975 - 1985 елларда районда яшәүчеләрнең саны сизелерлек кими - 67 меңнән 59 меңгә кала.

    ХХ гасырның 70-80 елларында Биектау районы республикада Шәпше үрнәк эксперименталь авыл җирлеге белән дан казана. Биредә шәһәр белән авыл җирлеге арасындагы яшәү рәвешендәге аерманы бетерү максатыннан социаль инфраструктурага шәһәр стандартлары кертү процессы бара. Кечкенә авылларда яшәүчеләр барлык уңайлыклары булган ике катлы йортлардагы фатирларга күчәләр. Бер авыл халкы яңа урында бер урамга күчерелә. Шәпше авылындагы урамнар исеме дә күчерелгән авыл исемнәрен йөртә башлый. Мәсәлән, Никольская, Сидоровская урамнарында шул исемдәге авыллардан күчеп утырган кешеләр яши башлаган. Шәпшедә ул вакытта республикада танылган «Серп и Молот» хуҗалыгы оеша. Ә Биектау районы Татарстанда сөт саву буенча алдынгылар рәтендә бара.

    80 нче елларда «Элита» нәселле терлекләр үрчетү хуҗалыгы да үзенең үсеш чорын кичерә. Хуҗалык 1977 елда оеша. Кыска гына вакыт эчендә «Элита» Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә билгеле предприятиегә әверелә. Биредә даими рәвештә технологлар катнашында нәселле терлекләрнең санын арттыру буенча республика киңәшмәләре уза. «Правда» колхозы да (Мәмдәл авылы) үзенең сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре белән алдынгылар рәтенә чыга. Ул чорда колхоз белән Илгизәр Шәрәфетдинов җитәкчелек итә. 1976 елда әлеге хуҗалык КПСС Үзәк Комитетының, ВЛКСМ, СССР Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагына лаек була. Ә колхоз рәисе Илгизәр Галәвовичка Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырыла.

    70 нче еллар ахыры, 80 нче еллар башында Биектау районында ведомстводан тыш сак хезмәте оештырыла. Ул Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы филиалы буларак оеша. Хезмәт яңа оешкан чорда анда 48 кеше эшли. Тора-бара сак хезмәтен башкаручыларны милиционерлар алыштыра.

    Ул чорда социалькөнкүреш объектлары күпләп сафка баса. 1984 елда Бөреле җәнлек с о в х о з ы н д а у ч а с т о к хастаханәсе төзелә. Шул ук елда район үзәгендәге иң зур аптек аны да сүтәләр. Чөнки ул инде җимерек хәленә килгән була. 1982 елда 110 нчы үзәк район аптекасы төзелә.

    1977 елның гыйнвар аенда район китапханәләрен үзәкләштерәләр. Шул елдан башлап алар барысы да Биектау үзәк китапханәсе системасына кертелә. Шул сәбәпле системада яңа бүлекләр барлыкка килә һәм яңа хезмәткәрләр эшли башлый. Китапханә системасын үзгәртеп кору чорында район үзәк китапханәсе белән Клавдия Чукланова җитәкчелек итә.Ул бу өлкәдә 30 ел эшли. Китапханә фондында 400 мең китап тупланган була. 5 мең кеше даими рәвештә китапханәгә йөреп һәм өйгә алып китап укый. Тагын 1 елдан Биектау китапханәсенә библиобус бирелә. Ул күчмә китапханә ролен уйный, авыл җирләренә чыгып, халыкта китапка карата мәхәббәт уята.

    80 нче елларда районда физкультура-спорт эше тагын да җанланып китә. Милли көрәш һәм гер күтәрү буенча спорт мастерлары үсеп чыга. Урта Алат авылында туып үскән Таһир Биккениев гер спорты буенча Советлар Союзында танылган спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Район горурлыгы, СССР һәм РСФСРның спорт мастеры Таһир Биккениев Бөтенсоюз күләмендә уздырыла торган турнирларда җиңү яулый. 1974 елда 26 яшьлек Данил Галиев көрәш буенча Россия Федерациясенең абсолют батыры дигән исемгә лаек була. Тагын бер елдан грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1978 елда районда беренче тапкыр Сабантуй уздырыла. Аны үткәрүдә Рафаэль Заһидуллин күп көч куя. Элек Сабан туе узган урында бүген инде модульле чаңгы базасы тора.

    Тирә-якка билгеле зәңгәр күлләр каскады Биектау районының табигый горурлыгы булып санала. 70 нче еллар башында ул табигый тыюлыкка әверелә. Күл суын дәвалау үзлегенә ия, диләр. Галимнәр аның суын уникаль дип исәпли. Салкын суда коенырга яратучылар бу күлләрне күптән инде якын итте, үз итте.

    Биектау районы табигате ягыннан искиткеч матур урынга урнашкан. Бер яктан аның биләмәләре республика башкаласы җирлекләре белән тоташса, икенче яктан иксезчиксез урманнар, күлләр, болыннар, табигый тыюлыклар белән чикләнә. Ә шул матурлыкны саклап, тулыландырып торучы кунакчыл, эшчән халкы район данын тагын да югарырак күтәреп яши.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: