Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • БЕЗНЕҢ ЭШ ТӨГӘЛЛЕК ЯРАТА

    Узган елгы эш күрсәткечләрен анализлап, зур ышаныч белән районда төп демографик күрсәткечләр буенча уңай динамика сизелә дип әйтергә мөмкин. Демографик хәлнең иминлеген билгеләүче төп күрсәткеч - туучылар саны. 2012 нче елда безнең районда 437 сабый дөньяга килде, һәм ЗАГС бүлеге аларга туу турында таныклык бирде. Дөрес, бу күрсәткеч аннан алдагы...

    Узган елгы эш күрсәткечләрен анализлап, зур ышаныч белән районда төп демографик күрсәткечләр буенча уңай динамика сизелә дип әйтергә мөмкин.
    Демографик хәлнең иминлеген билгеләүче төп күрсәткеч - туучылар саны. 2012 нче елда безнең районда 437 сабый дөньяга килде, һәм ЗАГС бүлеге аларга туу турында таныклык бирде. Дөрес, бу күрсәткеч аннан алдагы ел белән чагыштырганда 10 га ким. Әмма бу әле бездә балалар азрак туды дигәнне аңлатмый. Хәзер булачак әниләр бала тудыру йортларын мөстәкыйль сайларга хокуклы, хатын-кызларның бер өлеше Казан шәһәрендәге бала тудыру йортларына өстенлек бирә. Сабыйлар шунда ук туу турында таныклыклар алалар. Шул рәвешле, шәһәр яны районнары, яңа туган сабыйлар санын арттырырып һәм демографик ситуацияне яхшыртып, башкалага ярдәм күрсәтәләр.
    Яңа туган сабыйлар арасында 217 малай һәм 220 кыз. 189 сабый гаиләдә беренче бала булып тора, 187 - икенче бала, 43 - өченче бала, 16 - дүртенче һәм аннан күбрәк. Кызганычка каршы, 46 сабый тулы булмаган гаиләләрдә туган. Шул ук вакытта аталыкны билгеләү турында актлар 5% ка артты (75 кә 79), ягъни ир-ат, баланың әнисе белән никахта булмаса да, үзен баланың атасы буларак таный. Узган ел әти-әниләр балаларына барыннан күбрәк мондый исемнәр куштылар: малайларга - Әмир, Тимур, Артем, Кирилл, Кәрим, Матвей, Артур, Данил, Никита, Максим; кызларга - Анастасия, Азалия, Дарья, Арина, Виктория, София, Самира, Милана, Алина, Ралина.
    Туу белән үлем бергә йөри, һәм аларның чагыштырмасы халыкның имин табигый артымын яки аның булмавын күрсәтә. Кызганычка каршы, районда әлегә үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә, шулай да үлем очракларының кимүе күзәтелә. Узган ел 592 кеше мәңгелек йортка күчте, соңгы 10 ел эчендә бу иң түбән күрсәткеч - 2003 елда үлем очракларының иң югары күрсәткече тер-кәлгән, ул елда соңгы юлга 730 кеше озатылган, 2011 елда - 610. Үлүчеләр арасында 299 ир-ат һәм 293 хатын-кыз. 107 ир-ат, ә бу үлүче ир-атларның гомуми санының 36% ы, 60 яшькә кадәр дә яшәмәгәннәр, пенсия яшенә кадәр яшәмәүче хатын-кызлар - 8%. 40% үлүченең үлем сә-бәпләре булып йөрәк-кан тамырлары авырулары тора, 13% ы онкологик авырулардан үлгән, 4% ы - юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүдән.
    Районның авыл җирлекләренең зур күпчелегендә үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. Кагыйдәдән чыгарма булып Коркачык, Мәмдәл, Ташлы-Кавал, Усад авыл җирлекләре генә тора, аларда үлүчеләр саны туучылар саныннан артмаган.
    Узган ел теркәлгән никахлар саны артуын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәргә мөмкин. Отчет чорында 200 пар никахларын имзалар белән ныгыттылар, 2011 елда бу сан 149 иде, арту 34% тәшкил итә. Өйләнү-кияүгә чыгуларның иң актив чоры - 25-34 яшь. Яшьләр хәзер, Интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, никах теркәүгә гаризаларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм республика порталы аша бирүне өстен күрәләр. Uslugi. Tatar. Ru сайтына кереп, "никах теркәү" бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендәге телә-сә кайсы ЗАГС бүлеген сайларга һәм никах теркәү вакытын алдан билгеләп куярга була. Ел йомгаклары буенча әлеге хезмәттән никах теркәүче парларның 90 проценттан күбрәге файдаланды.
    Билгеле булганча, бөтен кешенең дә тормышы җайлы гына бармый һәм ир белән хатын төрле сәбәпләр аркасында аерылышырга дигән карарга киләләр. Районда елның-елында йөзләп гаилә таркала. 2012 елда 111 пар аерылышты, 2011 нче елда - 106. Элеккечә үк, аерылышуларның төп өлеше (28%ка кадәр) гаилә стажы 1 елдан 5 елга кадәр тәшкил итүче һәм 25%ы 20 елдан артык бергә гомер иткән гаиләләргә туры килә.
    Ир-атлар һәм хатын-кызлар, аерылыштым дип, төшенкелеккә бирелмиләр, икенче тапкыр беренчесеннән уңышлырак гаилә коруга өметләрен өзмиләр. Узган ел 112 кешенең икенче тапкыр никах теркәве нәкъ менә шушы турыда сөйли, шуларның 60ы ир-ат, 52 се хатын-кыз. 2011 елда андый никахлар 75 булган иде.
    Халыкка хезмәт күр-сәтүдә яңа технология-ләр тормышыбызга һаман күбрәк керә бара. Шуның белән бәйле рәвештә ЗАГС бүлекләрендә, шул исәптән бездә дә санлаштыру, ягъни мәгълүматны кәгазь документлардан "Гражданлык халәте актларын теркәү" автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертү буенча максатка юнәлешле эш алып барыла. Электрон мәгълүматлар базасына кертелгән гражданлык халәте актлары язмалары фондының тулылыгы электрон хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыруда бик зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков күрсәтмәсе буенча, республикадагы муниципаль берәмлекләрнең ЗАГС органнарында саклана торган гражданлык халәте актлары язмаларының документаль фондын санлаштыру 2014 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланырга тиеш. Хәзерге вакытта Биектау районының ЗАГС бүлеге архивында 200 меңнән артык гражданлык халәте акты саклана. Әлеге язмаларның 75%тан күб-рәге электрон архивка кертелгән.
    Соңгы вакытта күчемсез милеккә мирас хокукларын раслау турындагы мәсьәлә кискенләште. Кешеләр алдагы елларда төзелгән документлардагы хаталарны төзәтергә ЗАГС бүлегенә киләләр, чөнки 30-60 нчы елларда акт язмалары документларга нигезләнмичә төзелә. Туганлык элемтәләрен раслаучы документлардагы кечкенә генә хата да мирас хокукын алучыларга зур борчу-мәшәкатьләр тудыра, эш хәтта судка да барып җитәргә мөмкин.
    Безнең хезмәт төгәллек, пөхтәлек, җентеклелек, игътибарлылык таләп итә, һәр документ закон тарафыннан куелган таләпләргә туры китереп тутырылырга тиеш. Документлар исә күп төзелә. 2012 елда гражданнарның акт язмаларына төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү турындагы 48 гариза каралды, 1077 таныклык яңадан язылды, акт язмалары булу турында 556 белешмә бирелде, Россия Федерациясенең ЗАГС органнарыннан килгән 153 белдерү-извещение башкарылды, чит дәүләтләр территориясеннән документлар соратып алу турында гражданнарның 18 мөрәҗәгате каралды, 166 актка аерылышу, әти булуны билгеләү, уллыкка алу, исем алыштыру белән бәйле билгеләр куелды. ЗАГС бүлеге яңа туганнарны, гүр иясе булганнарны һәм язылышучыларны гына терки дип уйлаучылар нык ялгыша. Безнең көндәлек эшләребез дә бик күп, архив белән эшләү дә байтак вакытны ала. Ничек кенә катлаулы булса да, халык мәнфәгатьләре хакына үзебезгә йөкләнгән барлык бурычларны намус белән җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: