Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Безгә менә кем килгән: район прокурорының яңа ярдәмчесе билгеләнде

    Районда яңа кеше күрендеме, бөтен кешенең игътибары шундук аңа юнәлә. Һәркемне дә аның кем булуы, каян һәм, власть вәкиле буларак, нинди ниятләр белән килүе, һөнәри бурычын вөҗдан кушуы буенча үтәүгә мөнәсәбәте һәм башкалар кызыксындыра. Бүген без сезне район прокурорының яңа ярдәмчесе Илдар Мансур улы Солтанов белән таныштырабыз. Илдар Солтанов 1992...

    Районда яңа кеше күрендеме, бөтен кешенең игътибары шундук аңа юнәлә. Һәркемне дә аның кем булуы, каян һәм, власть вәкиле буларак, нинди ниятләр белән килүе, һөнәри бурычын вөҗдан кушуы буенча үтәүгә мөнәсәбәте һәм башкалар кызыксындыра.

    Бүген без сезне район прокурорының яңа ярдәмчесе Илдар Мансур улы Солтанов белән таныштырабыз.

    Илдар Солтанов 1992 нче елның 23 апрелендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә туган. Мәктәп тәмамлаганнан соң, Россия Гадел хөкем академиясенең юридик факультетына укырга кергән. Югары уку йортын тәмамлап, Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә ашыгыч хезмәт узган. Татарстан Республикасы прокурорының 2016 нчы елның 31 октябрендә имзалаган боерыгы нигезендә ул Татарстанның Биектау районы прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнгән.

    Спорт разрядына - айкидо буенча кара билбауга ия, футбол, баскетбол, чаңгыда шуу белән мавыга. Өйләнгән, бер кыз тәрбияли.

    Район прокуроры яңа хезмәткәрне Биектау район суды, тикшерү комитеты, полиция бүлеге, җинаять-башкару инспекциясе коллективлары белән таныштырды. Очрашу барышында район прокуроры Минакдас Шәрәпов һәм район суды рәисе Айдар Галиәкбәров уңышлар теләп чыгыш ясадылар.

    Илдар Мансур улына нәтиҗәле хезмәт, һөнәри бурычын намус белән һәм тырышып башкаруын, Россия прокуратурасының иң яхшы традицияләрен үтәвен һәм саклавын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: