Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • БЕЗДӘ ТАБИГАТЬКӘ КАРАШ

    Үткәндәге йөз еллыкта, якынча 1850-1950 нче еллар эчендә экологик ситуацияләр начараю һәм антропоген йогынты көчәю аркасында һәр ун ел саен җир шарында бер үсемлек, бер хайван, бер гөмбә төре юкка чыккан. Ә хәзерге көннәрдә көн саен бер төр юкка чыга икән. Мондый процесс дәвам итә калса, органик дөнья гына түгел,...

    Үткәндәге йөз еллыкта, якынча 1850-1950 нче еллар эчендә экологик ситуацияләр начараю һәм антропоген йогынты көчәю аркасында һәр ун ел саен җир шарында бер үсемлек, бер хайван, бер гөмбә төре юкка чыккан.
    Ә хәзерге көннәрдә көн саен бер төр юкка чыга икән. Мондый процесс дәвам итә калса, органик дөнья гына түгел, географик объектларга да куркыныч яный. Мисал өчен Биектау районы табигать истәлекләреннән "Зәңгәр күлләр" мөшкел хәлдә. Быел Мәмдәл мәктәбендә оештырылган экологик лагерьда ял итүче балалар белән экскурсия ясадык. Дөрестән дә, "Зәңгәр күлләр" Татарстанда гына түгел, бөтен Россия өчен дә кабатланмас күл. Күл зонасы региональ әһәмияткә ия булган табигать истәлеге. Катнаш урман массивына туры килгән һәм ясалышы буенча карст убылуы күле булып күп су чыгымлы көчле чишмә хасил итә (бер секундка 500 литр). Чишмә бер минутка 30000 литр, бер сәгатькә 1,8 млн литр, тәүлегенә 43,2 млн литр су бирә. Бу күләмдәге су белән промышленность предприятияләреннән тыш миллионлы Казан шәһәрен су белән тәэмин итәргә җитәр иде (тәүлегенә бер кешегә 43 литр су туры килә икән). Суының температурасы ел-ның җылы вакытында да 6-8 градустан артмый. Физик-химик күрсәткечләре буенча суның составында кальций, калий, натрий, сульфат-гидрокарбонатлары, сероводород ионнары күп булу аркасында су төбендәге токымнарда хасил булган кристаллар суга зәңгәрсу төсмер бирә. Шуңа күрә дә "Зәңгәр күл" дип атала. Суының чисталыгы буенча ул Байкал күле суын хәтерләтә. Үтә күренүчәнлеге ундүрт метрдан артыграк. Суының составы көчле минераллашкан булуы буенча (2,8 г/л) аны Мәккәдәге "Зәм- зәм" суына алыштырырга була, бары тозлылыгы гына түбән. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән Зәңгәр күл чишмәсе үзенең суын ике якка агызуы белән дә үзенчәлекле. Мондый ике бассейнга үз суын агызучы елга дөньяда Латин Америкасындагы Ориноко елгасы гына. Зәңгәр күл фәнни, рекреацион һәм савыктыру үзлекләренә ия булса да, аңа игътибар безнең районда бик начар. Совет заманыннан бирле анда "бер кадак та кагылмаган". Кайчандыр шарлавыкта мини электр станциясе булган дип сөйлиләр. Кайдадыр су керү бассейннары, кафе һ.б. булган. Аларның хәзер эзе дә калмаган. Аның урынында тимер-бетон-арматуралар гына тырпаеп тора. Якын тирәдә мавыктыргыч аттракцион корылмалары тузган, ишелгән, буяулары уңган, күгәргән, сынган, ауган, ярылган, җимерелгән, авышкан, адым саен чүп-чар, гомумән, читтән кеше алып килеп күрсәтерлек түгел. Асфальт юлларында көпчәк тирәнлеге чокырлар булу аркасында автомобиль өчен юлны япканнар, җитмәсә без барында котыңны алырлык үгезе булган сыер көтүе яныбыздан үтеп китте. Әстәгъфирулла, менә бездә табигатькә караш. Ә бит ул районыбызның күрке, күпләрне җәлеп итәрлек, ләкин иясез географик объект. Киләсе елда Казанда үтәчәк универсиадага килгән кунаклар "Зәңгәр күлегезне" күрсәтегез әле дисәләр, нәрсә диярбез? Ул бит Казаннан ерак түгел. Андагы корылмаларны яңартып, районда бизнес чыганагы да итәргә була, билләһи.
    Табигатькә караш мәсь-әләсендә ерак йөрисе юк, үзебездә үк моңа мисаллар китерергә була. Мәктәп балалары интегеп хасил иткән чишмәлекне колхозның сыер көтүе аяклары белән таптап мәсхәрә хәлгә китергән. Ул гынамы, өч-дүрт ел буе утырткан агачлыкны да карарлык итмәгәннәр. Ай-яй-яй!
    Ә менә берничә көннән соң Мари Элдагы "Морской глаз" табигать истәлегенә экскурсия ясарга туры килде. Ул безнең Юртыш авылыннан нибары егерме километр ераклыкта гына икән. Кечкенә генә объект булуына карамастан, хәтта аны карарга Мәскәү регионыннан да килгән машиналар бар иде. Морской глаз күле тирәсенә аттракцион корылмалар тө-зегәннәр: түләүле мунча (сәгатенә 300сум), чатыр (сәгатенә 100 сум).
    Читтәрәк машиналар өчен стоянка. Шул тирәдә палаткалар корыр өчен билгеләнгән махсус урында кунар өчен берничә палатка корганнар, аннан салмак кына музыка яңгырый. Кемдер шашлык пешерә, читтәрәк малай-шалайлар туп тибә, чүп-чар өчен кечерәк кенә контейнерлар куйганнар, җирдә чүп-чар таба алмассың, бөтен җирдә тәртип. Ә күлнең үзенә якын килү өчен махсус траплар куелган, теләгән кешегә күлнең өстеннән карар өчен махсус канат сузылган. Суга чумар өчен төрле биеклектәге трамплин эш-ләнгән. Әйе, Мари халкы юк кына җирдән дә акча эшли белә, алар аны егетләрчә хәл иткәннәр.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: