Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Без авылны сайлыйбыз

    Туган авыл… Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына рәхәтлек бирә торган урын ул. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне күз алдына китерүе дә кыен, чөнки һәр кешенең күңеле авылга ашкына, җаны туган ягына тарта. Һәр атна саен шимбә, якшәмбе килеп җитүгә, машиналар, ташкын булып, бер-бер артлы шәһәрдән «кача» башлый. Шәһәр халкы атнаның...

    Туган авыл… Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына рәхәтлек бирә торган урын ул. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне күз алдына китерүе дә кыен, чөнки һәр кешенең күңеле авылга ашкына, җаны туган ягына тарта.

    Һәр атна саен шимбә, якшәмбе килеп җитүгә, машиналар, ташкын булып, бер-бер артлы шәһәрдән «кача» башлый. Шәһәр халкы атнаның шул ике генә көнен булса да, рәхәтләнеп авыл һавасын сулап, иркендә, табигатьтә үткәреп калырга тырыша. Авыл үзенә тарта.

    Әмма шәһәр кешесе шул кыска гына вакыт эчендә авылның бөтен матурлыгын, гүзәллеген күреп өлгерми шул. Ә менә авылда яшәүчеләр... Алар һәр көн челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишетәләр, йолдызлы күкне, тулган айны күреп тә соклана алалар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзләренең бөтен тормышын авылга, авыл җирендә хезмәт итүгә багышлаган кешеләрне бик бәхетлеләр дип саныйм мин. Әмма соңгы елларда авылда калырга теләүче яшьләрнең саны бермә-бер кимеде. Бу күренеш хәзерге көндә иң зур проблемаларның берсе булып тора. Яшьләрне авылга җәлеп итү максатыннан дәүләт тарафыннан грантлар бирелсә дә, бер киткән җирләренә кире әйләнеп кайтырга ашкынып торучылар бармак белән генә санарлык. Менә шушы проблеманы күздә тотып һәм яшьләрнең авыл җиренә эшләргә һәм яшәргә кайтуын максат итеп, Казаклар урта мәктәбендә "Мин авылны сайлыйм" дигән ачык тәрбия сәгате уздырылды. Бу тәрбия сәгатендә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар авылда киң җәелдерелгән кролик, ат асрау, умарта, үсемлек орлыклары җитештерү кебек һөнәрләр белән таныштылар. Бу эш төрләренең файдалы якларын ачып бирделәр. Укучылар биргән мәгълүмат килгән кунакларның чыгышы белән бергә үрелеп барды. Әнвәр Габделхакович үзе җитәкләгән ат, умарта асраучылык, орлык үстерү кебек эш төрләре турында бик тәфсилләп сөйләде, авылда яшәп, тырышып эшләүнең уңай нәти-җәләргә китергәнлеге турында әйтте. Ирек Гыймадиев кролик асрауның файдалы яклары белән таныштырды. Мәктәбебезнең тормыш иминлеге укытучысы Зөфәр абый умартачылык, аның файдасы, уңышлы табыш серләре белән уртаклашты. Укучылар килгән кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук әлеге тәрбия сәгатендә бүгенге көндә Казаклар авыл җирлегендә бик кирәк булган хат ташучы, табиб, хайван врачы кебек һөнәрләр турында чыгышлар ясалды, фикерләр алышынды. Бу тәрбия сәгатендә балаларга бик күп мәгълүмат бирелде. Укучылар авылда киң таралган һөнәр-ләрне тагын бер кабат бөтен нечкәлекләренә кадәр күз йөртеп чыктылар. Күпләрдә авылга кайту теләге уянды дигән өметтә каласы килә. Чөнки авылда калган кеше беркайчан да авырлыклар алдында югалып калмый. Бары тик туган ягыңны, авылны яратырга, хезмәткә хөрмәт белән карарга, җир эшен бар күңелеңне биреп башкарырга кирәк. Көннәрдән бер көнне авылда туып, анда яшәгән балалар кире үз нигезләренә кайтсалар, авыл яңадан матураеп, балкып китәр, хәзерге вакытта тынып калган күп кенә авылларга да җан керер иде. Халык кайтам, яшим дип торганда, авылның сакланачагына да өмет зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: