Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Башлангыч оешмаларга игътибарны арттырырга

    "Бердәм Россия"нең 26 нчы майда Мәскәүдә булган XIII съездында Татарстан делегациясе иң дәрәҗәлеләрдән булды. Делегат буларак, әлеге форум эшендә Бөреле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Мөстәкыймова катнашты. Безнең хәбәрче белән аралашканда ул күргәннәре һәм ишеткәннәре турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. - Эльмира Фиргатовна, башкалага сез нинди уйлар белән бардыгыз һәм партия съезды...

    "Бердәм Россия"нең 26 нчы майда Мәскәүдә булган XIII съездында Татарстан делегациясе иң дәрәҗәлеләрдән булды. Делегат буларак, әлеге форум эшендә Бөреле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Мөстәкыймова катнашты. Безнең хәбәрче белән аралашканда ул күргәннәре һәм ишеткәннәре турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
    - Эльмира Фиргатовна, башкалага сез нинди уйлар белән бардыгыз һәм партия съезды эшендә катнашуыгыз нидән башланды?
    - Бәхетсез дип санала торган 13 саны миңа бәхет китерде - мин Татарстан Республикасыннан "Бердәм Россия" партиясенең XIII нче съезды делегаты булдым. Китәргә бер көн кала без өч фикер алышу мәйданчыгы (секциясе) эшендә катнаштык. Анда либераль, социаль һәм патриотик - өч партия платформасы вәкилләре булды. Секцияләр эшендә регионнардан килгән, партиянең үзендәге фикер алышу мәсьәләләренә кагылышлы тәкъдимнәр тикшерелде. Һәр мәйданчыкта хөкүмәт рәисе Д.А.Медведев булды һәм партияне үстерү буенча тәкъдимнәр кертте. Мин аны "үз күзләрем белән күреп" тыңладым. Премьер үзгәрергә һәм бюрократия, коррупция, кискенләшкән сәяси көрәш чагылышларына җавап бирергә вакыт җитте, дигән фикердә.
    - Съезд ничек узды һәм ул кайсы ягы белән аеруча истә калды?
    - Партия форумы 2500 ләп катнашучыны берләштерде, шуларның 635 е делегатлар иде. Беренче мәсьәлә партия рәисен сайлау булды. Дмитрий Медведев кандидатурасын тәкъдим иткәндә Владимир Путин Президент посты гадәттә партиядән өстен тора, һәм ул барлык сәяси көчләргә карата да гадел булырга тиеш, диде. Шул ук вакытта дөньяда хөкүмәт рәисенең парламент күпчелегенә таяну тәҗрибәсе дә бар. Ачык тавыш биреп, 100 процент хуплау белән Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" партиясе рәисе итеп сайланды.
    - Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - партия Уставына Дмитрий Медведев тәкъдим иткән үзгә-решләрне кертү. Үзгә-решләр партиянең үзендәге төп постларга сайлаулар барышын, шулай ук барлык дәрәҗәдәге власть органнарындагы вазифаларга кандидатлар күрсә-түне демократияләштерү. Съезд партиянең патриотик, социаль, либераль платформалары вәкилләре чыгышларын йомгаклаганнан соң, яңа редакциядәге Уставны хуплады. Партиянең съезд йомгаклары буенча Генераль совет утырышында Генсовет секретаре яңа схема буенча сайланды, карар альтернатив тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Бюллетеньгә өч кеше: Дәүләт Думасы депутаты Железняк, Владимир өлкәсенең закон чыгару җыелышы рәисе урынбасары Бородин, Дәүләт Думасының вице-спикеры Неверов кертелде. Генсовет секретаре 109 тавыш җыйган Сергей Иванович Неверов булды, моннан тыш, партия Генераль советы президиумы сайланды. Съездда партиянең җитәкче органнарының кадрлар составы тикшерелде. Съезд карары белән партиянең Югары советы рәисе итеп Борис Грызлов расланды. Шулай ук партиянең Югары советы составы буенча карар кабул ителде. Аның әгъзалары саны 100 кешегә кадәр арттырылды, әмма 9 урын партия эшендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр өчен әлегә буш калды.
    - Партиянең җитәкче органнарына татарстанлылардан кем керде?
    - Югары советта Татарстан Республикасыннан вәкил - республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Шулай ук партиянең Генераль советы өчен тавыш бирделәр. Монда безнең республикадан вәкилләр: Фәрид Хәйрулла улы Мөхәммәтшин - региональ сәяси совет секретаре, Рәвхать Габбас улы Фәттахов - партиянең Татарстан региональ бүлекчәсенең Чирмешән җирле бүлекчәсенең Лашман башлангыч бүлекчәсе секретаре, Айрат Нәҗип улы Хәйруллин - РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты.
    Үзәк контроль-ревизия комиссиясе составында республикадан вәкил - ТР профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Петрович Кондратьев
    - Башлангыч бүлекчә җитәкчесе буларак, сез алга таба эшләр өчен Мәскәүдән нәрсә алып килдегез?
    - Мин сәяхәттән үзем өчен нәрсә алдым соң? Съездда катнашучыларның активлыгы күңелгә хуш килде. Алар арасында булып, үзеңне ил тарихында катнашың бар кебек хис итәсең. Партия бер урында гына тормый, ул үсә, үзгәрә, шуның белән бергә үз җитәкчеләре дәрәҗәсендә үзгәрү-дән курыкмый. Бу турыда вәкаләтләре срогын 5 елга кадәр чикләү, кандидатларны дәүләт һәм муниципаль вазифаларга чыгарганда мәҗбүри праймериз уздыру белән җитәкчеләрне сайлаганда реаль альтернативалылык кертү сөйли. Партия үзенең башлангыч бүлекчәләренә күбрәк колак сала башлады, шул рәвешле, ул аларның дәрәҗәсен дә күтәрә. Бу юнәлештәге адымнарның берсе - Генераль советта башлангыч бүлекчәләрнең катнашу өлешен 20% составка кадәр арттыру, ягъни 170 урынның 46 сын башлангыч бүлекчәләрнең вәкилләре били. Нәрсәдер үзгәргән вакытта бу үзенә җәлеп итә, тарта. Уйлавымча, съезд тарафыннан кабул ител-гән карарлар нәтиҗәсендә партия тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк була бара, аның сафлары үсәчәк, ул яшәрәчәк һәм бу парламент күпчелегенең генә түгел, тагын да мөһимрәк халык күпчелегенең партиясе булачак.
    - Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Эльмира Фиргатовна. Сезгә партиянең Бөреле башлангыч бүлекчәсе эшчәнлегендә уңышлар телибез.

    Рәсемдә: "Бердәм Россия" партиясенең XIII съезды делегаты Э.Ф. Мөстәкыймова.
    А Тимонин фотосы.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: