Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Барысы да балалар сәламәтлеге хакына

Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары “Өйгә куркынычсыз юл” акциясендә катнаштылар. Яшь хәрәкәт инспекторлары укучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм, иң куркынычсыз юлны сайлап, маршрут буйлап уздырдылар.

Мәктәпләрдә каникуллар башланыр алдыннан районда “Җәяүле” дип аталган оператив-профилактик чара уздырылды, чөнки җәяүлеләр арасында иң зур борчу тудыра торганнары - нәкъ менә мәктәп балалары.

- Көзен бик тиз караңгылана. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Юлда һәр җәяүле ерактан күренеп торсын өчен кесә фонарьлары һәм яктылык кайтаргыч әйберләр таратабыз, - дип сөйләде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Укучылар “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе җитәкчесе Алсу Сафиуллина һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе секретаре Алина Тарасова кулыннан бүләкләр дә алдылар. Укучыларга шулай ук юлда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында да аңлаттылар. Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә машина юлын ничек аркылы чыгарга кирәклеген күрсәтеп бирделәр.

Реклама

- Сине машина бәрдереп китмәсен өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл .үтәү бик мөһим, - диде 3 нче “В” сыйныфы укучысы Әминә Ибәтуллина.

Агымдагы елның 9 аенда район урамнарында 37 юлтранспорт фаҗигасе булды, аларның өчесендә биш бала зыян күрде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев