Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Баланы сөйләмгә өйрәтү - изге эш

    Узган атнада логопедлар һәм балаларның сөйләм телендәге кимчелекләрне бетерү өстендә эшләүче белгечләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Балалар бакчаларына йөри торган балаларның күбесе сөйләмнәрендә тайпылышлар булу белән аерылып тора. Әмма алар белән тиешле коррекцион эш алып барганда ул кимчелекләрне төзәтергә мөмкин. Бу эштә логопедларның һәм дефектологларның хезмәте аеруча әһәмиятле.

    Ольга Куклина - 26 ел стажы булган логопед-укытучы. Югары педагогик уку йортында ул география укытучысы белгечлеге ала. Соңыннан, Мәскәү педагогия университетын тәмамлап, логопед-дефектолог дипломын ала.

    “Безнең нәселдә укытучылар бик күп булган. Минем әбием дә, бабам да укытучылар иде. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Мин дә кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Әмма икенче һөнәремне - логопед-дефектолог һөнәрен бик яраттым”, - ди Биектау районы «Петушок» балалар бакчасында логопед булып эшләүче Ольга Куклина.

    Б а л а л а р б е л ә н э ш л ә ү ч е тәрбиячеләр һәм укытучылар барысы да үз өсләренә зур җаваплылык ала. Ольга Михайловна өчен балалар белән эшләү һөнәр генә түгел, ә аның яшәү мәгънәсе. Әйтерсең, ул үзе дә шул балалар белән кабат үсеш чорын кичерә. Ә логопедия - ул педагогика һәм медицина бергә гомумиләштерелгән, берләштерелгән аерым бер өлкә. Үз эшен яраткан, аны яхшы белгән логопед анатомия, неврология һәм, әлбәттә инде, психология нигезләрен тирәнтен белергә тиеш. Логопед бала белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли.

    “Логопед-укытучы бала белән дистанцион режимда эшли алмый. Чөнки укытучы баланың сөйләмен һәрьяклар үстерү белән бергә аның сөйләмендәге кимчелекләрне коррекцияләү бурычын да хәл итә. Бала укытучы каршында утырырга, аның сөйләмен күзәтергә, аны тоярга тиеш. Бала белән укытучы арасында һәрвакыт уңай мөгамәлә урнаша. Ә менә әти-әниләр белән эшләү авыргарак туры килә. Алар нәтиҗәне бик тиз күрергә телиләр”, - ди Ольга Михайловна.

    Әлбәттә, проблеманы әти-әни күрергә, аңларга теләмәсә, уңай нәтиҗәгә бик тиз генә ирешеп булмый. Сөйләм үстерүнең барлык бурычлары үзара бәйләнгән һәм бергә хәл ителә. Бу шуның белән аңлатыла: сөйләмнең һәр берәмлеге (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) кайда һәм кайчан өйрәнелүгә карамастан, беренче чиратта аралашу вакытында тормышка ашырыла. Шуңа күрә әти-әниләр бала проблемасын аңлап, аның белән укытучы биргән биремнәрне өйдә кабатлап, баланың авазларны, сүзләрне дөрес әйтүен күзәтергә тиеш. Ольга Михайловна дистә еллар дәвамында үзенә генә хас булган эш алымнарын үзләштергән. Сөйләмгә этәргеч бирү төрле ярдәмче чаралар кулланып башкарыла: күргәзмә әсбаплар, укытучы сораулары, кызыклы тема, күңелле ситуация, мактаулар һәм башкалар. Балалар белән дәресләрне Ольга Михайловна төрле уеннар аша, театраль алымнар кулланып, сәйләннәр белән чигү кебек иҗади эшләр ярдәмендә дә алып бара. Интернет алга киткән заманда мондый иҗади киңлекнең чикләре юк. Аның социаль челтәрләрдә дә дуслары бар. Алар бергәләп проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр, тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсенә осталык дәресләре күрсәтәләр.

    “Бүгенге яшь педагогларның күбесе үзен логопед итеп күрергә тели. Бу, әлбәттә, сөенечле хәл. Алар креатив, идеяләре ташып тора. Алга таба безнең логопедлар командасына әнә шундый инициативалы яшьләр килер дигән өмет бар”, - ди Ольга Куклина. Ә югары һөнәри осталыкка ия булган укытучы-логопедларга ихтыяҗ елдан-ел арта гына бара.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: