Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Баланс комиссиясе Биектау авыл хезмәтчәннәренең эшен тикшерде

    2016 елның 1 нче декабрендә ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар секторы кибәшчесе Фәргать Зиннәтов, Биектау район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, ПМО консультанты Фидаиль Хәйретдинов, Биектау МРО баш аграномы Лариса Смирновалар катнашында балас комиссиясенең утырышы булды. Баланс комиссиясенә хуҗалык һәм КФХ...

    2016 елның 1 нче декабрендә ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бөртекле һәм техник культуралар секторы кибәшчесе Фәргать Зиннәтов, Биектау район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов, ПМО консультанты Фидаиль Хәйретдинов, Биектау МРО баш аграномы Лариса Смирновалар катнашында балас комиссиясенең утырышы булды.
    Баланс комиссиясенә хуҗалык һәм КФХ җитәкчеләре, инженер, агроном, бухгалтер, экономистлар чакырылган иде. Көн үзәгендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 га һәм киләчәк 2017 елга хуҗалык эшчәнлеген анализлау мәсьәләсе торды.
    Утырыштагылар 2016 елга ир эшкәртү буенча һәрбер хуҗалыкның эшчәнлеген карап чыктылар. "Серп и Молот", Агрофирма "Татарстан", "Бөреле", "Битаман", "Березка", "Әсән" хуҗылыклары югары бәя алды, "Суыксу", "Правда" хуҗалыклары начар әзерләнгән дигән фикергә килделәр.
    Узган еллар белән чагыштырганда бөртеклеләрдән яхшы уңыш алынган: һәр гектардан 1,8 ц .
    Яшелчәләрдән дә яхшы уңыш җыелган. Узагн ел белән чагыштырганда тулаем җыен 103% ка күбрәк.
    Барлык хуҗалыклар да сидераль парлар белән начар эшләүләре ассыәыкланды. Минераль анламалар да 1 га чәчү мәданына 26,8 кг. гына кертелгән. 2017 елда әлеге күрсәткечне 1 гектардан 65 кг.га кадәр җиткерү бурычы куелды.
    Утырышта зур игътибар җир эшкәртү, тирәннән сукалау кирәклегенә басым ясалды. 2017 елда көнбагыш, рапс, чәчер өчен дип кукуруза, соя, люпинны күбрәк чәчәргә кирәклеге әйтелде. Күпъеллык үсемлекләрне 4 цикл кулланырга кушылды. Күптән утыргылган күпъеллык үсемлекләрне бетерү бурычы куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: