Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Балага да иминият таныклыгы кирәк

    Балагызга иминият таныклыгын алырга онытмагыз! Мәҗбүри пенсия иминиятенә ия булган һәр гражданин шәхси хисабәт иминият теркәү билгесен (СНИСЛ) алырга тиеш. Балалары 14 яшькә җитмәгән әти-әниләр баласына шәхси хисабәт иминият теркәү билгесен алу өчен үзләренең паспортлары һәм балаларының туу турындагы таныклыгы белән Россия пенсия фондының урыннардагы бүлекләрендә урнашкан күп функцияле үзкләренә...

    Балагызга иминият таныклыгын алырга онытмагыз!

    Мәҗбүри пенсия иминиятенә ия булган һәр гражданин шәхси хисабәт иминият теркәү билгесен (СНИСЛ) алырга тиеш.

    Балалары 14 яшькә җитмәгән әти-әниләр баласына шәхси хисабәт иминият теркәү билгесен алу өчен үзләренең паспортлары һәм балаларының туу турындагы таныклыгы белән Россия пенсия фондының урыннардагы бүлекләрендә урнашкан күп функцияле үзкләренә яисә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала. Бу турыда Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге башлыгы Эдуард Вафин хәбәр итте.

    Баланың тууы турындагы белешмәне дә урыннардагы ЗАГС бүлекләре баланың әтисе, яисә әнисенең яшәү урынында урнашкан пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итә. Баланың әтисе, яисә әнисе рәсми рәвештә теркәлгән тору урынында яшәмәгән очракта, балага документлар алганда Татарстан Республикасы территориясендә үзе яши торган теләсә нинди адресны күрсәтә ала.

    Мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын 10 көннән соң үзегез яши торган җирлектә урнашкан пенсия фондыннан алырга мөмкин.

    Балаларга шәхси хисабәт иминият теркәү билгесен бирү зарурлыгы бик күп факторлар белән аңлатыла. Бала туу белән аңа төрле өлкәләр буенча (шул исәптән медицина өлкәсендә дә) социаль ташламалар бирелә. Бала дәүләттән үз вакытында социаль ярдәм дә алырга хаклы.

    Үзләрен иминиятләштергән, әмма вафат булган очракта әлеге иминият суммасын баласына мирас итеп калдырган әти-әниләрнең акчасын алу өчен дә шәхси хисабәт иминият теркәү билгесе кирәк.

    Биектау районы пенсия фонды идарәсе белгечләре гражданнарның иминият таныклыгын алу мәсьәләсенә багышланган барлык сорауларына да җава бирә. Идарәнең адресы: 422701, Биектау авылы, Үзәк урам, йорты.

    Клиентларны кабул итү тәртибе: дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 8 дән кичке сәгать 5 кә кадәр, җомга көнне - иртәнге сәгать 8 дән көндезге 13 сәгатькә кадәр (өйлә вакытында бер хезмәткәр кабул итә). Тел.: 3-16-13. Алдан язылып кую мөмкинлеге дә бар. Язылу 3-11-40 телефоны аша алып барыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: