Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Балачак бәйрәме – тылсым дөньясы

Кечкенә чактагы тәэсирләр безнең хәтердә гомер буена саклана. Аларның яктылыгы һәм көчлелеге кешенең эчке дөньясын бик күп еллар җылытып тора. Андый вакытта бәйрәмнәр бигрәк тә күңелгә сеңеп кала. Балалар бакчасындагы бәйрәмнәр нәниләр тормышында зур урын алып тора. Мондый вакыйга балага ял итәргә, күңел ачарга һәм рухи байлыгын арттырырга, иҗатка омтылыш...

Кечкенә чактагы тәэсирләр безнең хәтердә гомер буена саклана. Аларның яктылыгы һәм көчлелеге кешенең эчке дөньясын бик күп еллар җылытып тора. Андый вакытта бәйрәмнәр бигрәк тә күңелгә сеңеп кала.
Балалар бакчасындагы бәйрәмнәр нәниләр тормышында зур урын алып тора. Мондый вакыйга балага ял итәргә, күңел ачарга һәм рухи байлыгын арттырырга, иҗатка омтылыш уятырга мөмкинлек бирә.
"Сандугач" балалар бакчасында "Ладушки" кечкенәләр төркемендә "Күңелле туган көн" бәйрәме узды. Рольләрне әти-әниләр башкарды һәм бу аларны яңадан балачакка алып кайтты. Безнең янга кунакка әкият геройларыннан Матреша (И.Храмова) һәм Петруша (А.Миңгалиева) килде. Шаян геройлар буш кул белән килмәгәннәр - алар үзләре белән дәртле җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар алып килгәннәр. Ә Төлке дускайны (Р.Төхвәтуллина) безнең малайлар һәм кызлар шәфкатьле булырга өйрәттеләр - ул кечкенәләрне рәнҗетергә ярамаганны аңлады. Рәхмәт йөзеннән җирән хәйләкәр балалар белән уйнады һәм аларга матур теләкләрен белдерде.
Нәниләр бакчага йөргән айларда ниләргә өйрәнүләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм азагында балаларга бүләкләр өләшенде һәм моңа алар бик тә куаныштылар.
Бу бәйрәм безнең төркемдә чараларны әти-әниләр белән бергәләп оештырырга кирәклегенә инандырды һәм мондый күркәм гадәткә башлангыч салды. Безнең кечкенә генә, әмма бик тату "Ладушки" коллективында андый бәйрәмнәр әле күп булыр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев