Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала иминлеге каеш һәм утыргычта (+ВИДЕО)

Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак. Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы...

Россиядә 12 июльдән балаларны машинада йөртүдә яңа кагыйдәләр үз көченә керде.
Хәзер яңа кагыйдәләр нигезендә 7 яшькә кадәр булган балаларны ялгызларын гына автомобиль салонында калдырырга ярамый. Калдырылган машинада 7 яшькә кадәрге ялгыз бала булганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартачак.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны куркынычсызлык каешы белән йөртергә рөхсәт ителә. Кече яшьтәге балаларны махсус утыргычта йөртү мәҗбүри. Шул ук вакытта 12 яшьтән кече балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртү рөхсәт ителми.
Шушы көннән әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре катгый күзәтү астына алачак. Чөнки күп кенә әти-әниләрнең, законны дөрес аңламауны сылтау итеп, кагыйдә бозу очраклары күп булырга мөмкин, диләр полиция хезмәткәрләре.
Әлеге кагыйдәләр беренче карашка гына җиңел кебек тоела. Әмма әти-әниләрнең үз балаларының куркынычсызлыгына карата җаваплылыгы, киресенчә артты гына», - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең Биектау районы бүлеге башлыгы Раил Әминов. - Балаларны машинада утыртып йөрүне максималь дәрәҗәдә имин итү аяныч хәлләрне йолып калуның иң дөрес юлы».
Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Машина салоннарында да балаларны еш очратырга туры килә. Бу очраклы түгел, чөнки балалар әти-әниләре белән шәһәрдә йөри, бакчаларга бара, табигатькә чыга. Машина салонында балаларны йөртүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керү уңаеннан без машина йөртүчеләрнең дә фикерен белергә теләдек:
«Бу бик мөһим мәсьәлә. Безнең балалар өчен күрше җавап бирергә тиеш түгелдер бит? Бу кагыйдәләр безнең балаларны гына түгел, үзебезне дә тәртипкә өйрәтә», - ди Шевроле йөртүче.
«Кайбер балаларны, бигрәк тә ерак юлларда йөргәндә, кечкенә генә утыргычта берничә сәгать утыртып тоту бик уңайсыз. Минем, мәсьәлән, 6 яшьлек кызым бик кыбырсык. Миңа аның белән юлда барганда бик уңайсыз», - дип йомгаклады үзенең фикерен Фольксваген хуҗасы.
«Мин яңа кагыйдәләр белән тулысынча килешәм. Куркынычсызлык, бигрәк тә иң якын, кадерле кешеңнең иминлеге иң беренче планга куелырга тиеш», - ди Хендай машинасы хуҗасы.
Кагыйдәләрне бозган кеше 3 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф түләргә мәҗбүр була. Әгәр такси йөртүче сезнең балагызны махсус утыргычсыз алып барудан баш тарта икән, гаҗәпләнмәгез. Ул дөрес эшли. Штраф күләме «кесәгә суга».
Махсус утыргычмы, куркынычсызлык каешымы - баланың яшенә карап, сез үзегез хәл итәсез. Икенең берен барыбер сайларга туры киләчәк. Бала гомере әти-әни өчен бернинди бизмәннәр белән дә үлчәнми торган кыйммәт.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев