Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Бала чактан табигатькә гашыйк

    «Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». Татар халкының бу мәкален киресенчә дә әйтеп була. Туган җирендә хезмәте белән дан, ихтирам, хөрмәт казанып яшәгән кешеләр байтак Биектау районында. Шундыйларның берсе - ТАССРның Атказанган агрономы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе иясе Анатолий Пухачев. Аны районда белмәгән кеше сирәк, аның хезмәтенә сокланмаган кеше юк.

    Анатолий Пухачев үзе утырткан һәр агачны хәтерли. Агачны утырттың да оныттың түгел. Ул аларның һәрберсен җан җылысын биреп үстерә. Агачлар да үз бурычларын бик юмарт кайтара - бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы алар. Анатолий Пухачев бүген инде алар янына көч, дәрт алырга килә. Олы Кавал авылы күле буендагы агачлар узган гасырның 70 нче елларында утыртылган иде. 50 ел вакыт узган. Күл буен, авылны бу агачлардан башка күз алдына да китереп булмый. Шул еллар эчендә күлнең яр буйларын ишелеп төшүдән саклап килделәр алар. Кайчандыр, агачлар утыртканчы, бу урын ерганакларга әйләнә башлаган иде. Ул вакытта Анатолий Пухачев җирне коткарып калуның бер генә юлын күрә, ул да булса - агачлар утырту.

    - Бу урында нинди дә булса үсемлек үсеп китәр, дип уйламаган да идек, - ди Анатолий Пухачев. - Чөнки җир «үлеп» бара иде. Табигать, кайвакыт, үзен үзе дә юк итә. Әмма без моңа юл куймадык. Тиздән биредә ямь-яшел агачлар гөрләп үсеп китте.

    ХХ гасырның 70 нче елларына монда булган халәтне күз алдына китерүе дә кыен. Яр буйлары җимерелеп, ишелеп төшә барган. Ул процесс күп еллар буе җирнең иң уңдырышлы туфрагын гына юк иткән. Ә бүген биредә агачлар шаулап утыра. Аларны йөзьяшәр агачлардан аерып та алып булмый. Күл буе авыл кешеләренең дә иң яраткан урынына әверелде. Анатолий Павлович та, үз хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, куанып туя алмый. Аның нәкъ менә шул юнәлештәге хезмәтен республика хөкүмәте югары бәяли - аңа «ТАССРның Атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелә. Ә инде 1999 елда Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек була. Әмма Анатолий Павлович беркайчан да бу эшләрне бары тик үзенең генә хезмәт нәтиҗәсе итеп күрсәткәне булмады.

    «Яу кырында бер генә кеше сугышмый» дигән мәкаль бар. Мондый масштаблы эшне, әлбәттә, берүзем генә башкарып чыга алмый идем. Минем ярдәмчеләрем бик күп булды, - ди Анатолий Павлович. - Алар барысы да табигатькә гашыйк кешеләр иде. Анатолий Пухачев үз эше турында тәмен белеп кенә, рәхәтләнеп сөйләргә ярата. Ул үзе дә кешеләргә сөйләүдән, күрсәтүдән рәхәтлек ала. Нәкъ менә узган гасырның икенче яртысында республикада җимерелеп, ишелеп бара торган урыннарга агачлар утырту, аларның уңдырышлы туфрагын юылудан саклау эше башланып китә дә инде. Белгечләр аны бары тик бер юл белән - агачлар утырту юлы белән генә коткарып буласын яхшы белә.

    Анатолий Пухачев «Татарстанның атказанган агрономы» исемен йөртсә дә, ул үзен урманчы дип саный. Урман, агачлар, табигать белән бәйле хезмәте, тормышы аңа шулай дип әйтергә җирлек бирә.

    - Менә биредә кайчандыр төрле куаклар, кәкре-бөкре гарип агачлар 25-30 гектар җирне биләп тора иде. Андый агачлар туфракка берни бирми, файдасы юк аларның. Соңгы 30 елда без бу җирне танымаслык дәрәҗәдә үзгәрттек. 350 гектар мәйданда туфракның уңдырышлылыгын арттыра торган агачлар утырттык, - ди Анатолий Пухачев.

    Яшь чагында Анатолий Пухачев музыкант булырга хыяллана. Таланты да була аның. Казан дәүләт консерваториясенә укырга да керә. Әмма табигать аны сихерләгән, диярсең, һәрвакыт үзенә дәшеп тора. Анатолий Алабуга районында туып үсә. Крестьян баласы ул. Билгеле инде, Иван Шишкин үзенең картиналарында тасвирлаган, җанландырган куе, кара урманнарда үскән егет табигатьнең тарту көченә каршы тора алмый. Ул үз тормышын табигатькә хезмәткә багышлый.

    - Җир-ана беркайчан да кешелеккә каршы бармый. Киресенчә, кешеләр аңа күбрәк начарлык эшли. Җир безне туендыра, җирне сакларга кирәк. Без авыл кешеләре, җиргә якын кешеләр. Аның барлык проблемалары безгә бик яхшы билгеле. Без дә җиргә ярдәмгә килмәсәк, тагын кемнән ярдәм көтсен инде ул, - дип төгәлләде үзенең сүзен Анатолий Пухачев. Ул бүген дә үзенең яраткан хезмәте белән янып-көеп яши. Табигатьне ярату гына җитми, аны сакларга да кирәк дигән принцип белән яши, эшли. Аның фәнни эшләре республика авыл хуҗалыгы өчен бәяләп бетермәслек әһәмияткә ия. Ул эшләр туган якны яшеллеккә күмү, гөлбакча итүгә юнәлдерелгән.

    Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: