Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Азат Кәлимуллин: «Халык иминлеге сагында без бер үк дәрәҗәдә җаваплы»

    Күптән түгел Биектау районы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре Биектау авылы Мичурин урамы буенча рейд оештырды. Рейд вакытында янгын кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы теркәлде. Биектау районы янгын чыгу куркынычы ягыннан хәтәр зонага керә. Күп вакыт янгын чыккан урынга янгын сүндерү машиналары тиз генә килеп җитә алмый. Моның сәбәбе бик җитди: шәхси автомобиль...

    Күптән түгел Биектау районы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре Биектау авылы Мичурин урамы буенча рейд оештырды. Рейд вакытында янгын кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы теркәлде.
    Биектау районы янгын чыгу куркынычы ягыннан хәтәр зонага керә. Күп вакыт янгын чыккан урынга янгын сүндерү машиналары тиз генә килеп җитә алмый. Моның сәбәбе бик җитди: шәхси автомобиль хуҗалары үз машиналарын юл кырыйларына куеп калдыра, ә андый машиналар еладан-ел арта гына бара. Машина хуҗаларын аңлап була - алар үз транспортларының яши торган урыннарына мөмкин кадәр якынрак булуын телиләр. Ә якында гына машинаны саклауга куеп калдыру өчен махсус урыннар юк. Кыш көне һава шартлары да йогынты ясамый калмый. Идарә компаниеләре, торак хуҗалары өй янындагы карны вакытында чистартмый. Йортлар янына законсыз төзелгән корылмалар да зур комачаулык тудыра. Әлеге проблемаларны тиз генә системалы рәвештә хәл итеп булмый. Янгын очрагында бигрәк тә. Ул вакытта һәр секунд исәптә.
    Районның янгын-коткару гарнизоны башлыгы, подполковник Азата Кәлимуллин сүзләренә караганда, мондый проблема белән янгын сүндерү горнизоны гына түгел, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте дә даими очрашып тора. Һәр икесендә дә кеше гомере кыл өстендә тора. Бу - беренче рейд, әмма соңгысы түгел, - ди Азат Фәритович. -
    Шунысы куандыра, авыл җирлекләре башлыклары безнең проблеманы тирәнтен аңлый. Бу безнең уртак проблема. Халык иминлеге сагында без бер үк дәрәҗәдә җаваплы".
    Закон каршындагы җаваплылыктан бер генә кеше дә качып котыла алмый. Машинаны юл кырыена куйганда юлның киңлеге 3,5 метрдан кимрәк кала икән машина хуҗасы штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла. Штрафның күләме физик затлар өчен - 2 мең сумнан 6 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр каралган.
    Оператив хезмәт күрсәтүче оешмалар транспортына комачаулык ясап юл кырыена куелган транспорт хуҗаларының эзенә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт идарәсе хезмәткәрләре бик тиз төшәчәк. Юл буена законсыз рәвештә төрле корылмалар төзеп куйган кешеләр дә идарә компаниеләре һәм авыл җирлеге башлыклары тарафыннан законлы җаваплылыкка тартылачак.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: