Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Авыруны йөгәнләр өчен саклану чараларын төгәл үтәргә кирәк

    Ярты елдан бирле иң күп кузгатыла һәм иң күп сөйләнелә торган темаларның берсе - коронавирус инфекциясе. Аның турында имешмимешләр дә, фаразлаулар да җитәрлек. Хәзер аның икенче дулкыны башланамы, ә ничек дәваланырга, өйдән чыгарга ярыймы-юкмы? Әлеге сорауларга җавап табу максаты белән без тагын Биектау районы үзәк хастаханәсе каршында эшләп килүче госпитальгә юнәлдек.

    Бүгенге көндә битлек кияргә һәм санитайзерлардан файдаланырга кирәк дип, беркемне дә үгетләп йөрисе юк. Коронавирус инфекциясенең беренче дулкыны һәм карантин барыбызның да күз алдында узды. Берәү дә аның кабатлануын теләми. Шуңа күрә күп кешегә хәзер аның икенче дулкыны башланамы, дигән сорау тынгы бирми. Аннан ни көтәргә?

    Май аенда ачылганнан бирле госпиталь 900дән артык кешене кабул иткән. Авырулар республиканың провизор госпитале булып саналучы йогышлы авырулар клиник хастаханәсе аша китереләләр. Госпитальдә биектаулылар да, Казан һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә ята. Узган атна азагына госпитальдә 78 кеше дәвалана иде.

    - Бүгенге көндә Биектау районында коронавирус йоктыруның 177 рәсми очрагы теркәлде, шуларның 12се - октябрь аенда. Әгәр дә апрель ае белән чагыштырсаң, ул чакта коронавирус инфекциясен йоктыруның 11 очрагы теркәлгән иде, - дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең табибэпидемиологы Айрат Сираҗиев.

    Пациентларның уртача яше - 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Күпчелек очракта алар чир уртача авырлыкта булганда һәм көчәеп киткәндә киләләр.

    - Авыручылар санының арта баруына карап фикер йөрткәндә, чынлап та икенче дулкын башлана, дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Вирус шул ук, алдагысыннан берничек тә аерылмый, ул авыруның катлаулану дәрәҗәсе белән генә аерыла. Халыкның үзлегеннән дәвалануга өстенлек бирүе сәбәпле, хәзер чирлеләрнең хәле авырлаша бара. Аларны дәвалау да күпкә катлаулырак, - диде Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

    Табиб әйтүенчә, антибиотиклар һәм гормональ препаратларны үз белдегең белән куллану нәтиҗәсендә, аеруча авыруның тәүге билгеләре башланып кына килгәндә, кеше, организмның иммун системасы ягыннан реакциясен көтеп тормыйча, иммунитетын үзе үк хәлсезләндерә һәм шуның аркасында авыру шактый катлаулана.

    - Авыруның беренче билгеләре сизелгәндә, әлбәттә, антибиотиклар куллана башларга, гормоннар кадарга кирәкми. Мондый очракта вируска каршы препаратлар да җиткән, - дип дәвам итте сүзен Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

    Авыру стационарда дәваланырлык дәрәҗәдә булса, анда барлык тиешле препаратлар һәм җиһазлар тулысынча җитәрлек. Соңгы вакытта медицина хезмәткәрләренә эш күпкә артса да, госпиталь берөзлексез эшли.

    - Авырлык белән булса да, алда торган бурычларны үтибез, моны кислор одның күпме китүенә карап та белеп була. Җәйге чорда кислород 2 көнгә 1 тапкыр тотылса, бүгенге көндә кислород сарыф итү берничә тапкыр артты, - дип өстәде Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

    Әлегә госпитальгә чамадан тыш күп эш йөкләнмәгән. Шулай да стационар дәвалануда авырулар бик күп, буш койкалар юк. Зарурлык килеп чыкса, әлбәттә, тагын кабул итәчәкләр, резервтагы урыннарга урнаштырачаклар. Әмма табибларның киңәшләренә колак салсаң, бу афәтне йөгәнләргә була.

    - Һ ә р к е м г ә д ә сәламәтлек телим, барлык саклык чараларын кулланырга, үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга, үз белдегегез белән дәваланмаска, зарурлык килеп чыкканда табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм, - дип ассызыклады Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

    Стационарның тулы көчкә эшләве район үзәк хастаханәсе табибларының эш режимында чагылмый. Катлаулылыклар килеп чыгу ихтималы була торган бердәнбер урын - температуралы авыруларны кабул итүче фильтр, анда пациентлар җанлы чират буенча кабул ителә. Поликлиникаларда кабул итү гадәти режимда чикләүләрсез бара.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: