Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл җыеннарында көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә

Акча барысын да булдыра. Юллар да төзекләндерә, чишмәләр дә чистарта, зират коймаларын да яңарта, ял һәм спорт мәйданчыклары да төзи, мәчет түбәсен яңарта…

Җирле халык боларның бөтенесен дә күреп тора, шатланып, күңел күтәренкелеге белән яңа эшләргә тотына, һәрхәлдә, битарафлык күрсәтүчеләр азая бара. Гыйнвар-февраль айларында район авылларында уза торган халык җыеннарында әнә шуңа инана башладылар. Мондый җыеннарда авыл җирлеге башлыклары ел дәвамында авылда эшләнгән эшләргә йомгак ясый, халык алдында хисап тота. Очрашуларда район Башлыгы да, урынбасарлар да, район Советы депутатлары да, төрле өлкәләрдәге җаваплы хезмәткәрләр дә катнаша. Авыл кешесенең һәр соравына төпле, аңлаешлы итеп җавап бирүчеләр дә алар. Халык җыеннары тормышкөнкүрештә, эштә килеп туган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшү, аларны хәл итү юлларын табу чарасы да булып тора. Биектау районы авылларының күбесендә җыеннар оешкан төстә үтте. Бу атнада Биектау авылы халкы да еллык эшләргә нәтиҗәләр ясап, алга таба проблемаларны ничек хәл итәргә к и р ә к л е г е т у р ы н д а тәгаенләп куйды. Район үзәгендә яшәүчеләр елдан-ел активлаша бара. Быелгы җыенга да халык зал тутырып килгән иде. Һәрхәлдә, залда буш урыннар күренмәде. Биектауда халык гозеренә комплекслы карау сизелә. Җирлек башлыклары халык арасында абруе булган кешеләр белән бергә эшли. Башка район-авылларга барып, аларның эш тәҗрибәләрен дә өйрәнә. 3 нче урта мәктәптә узган очрашуда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин да катнашты. Ул һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, һәр сорауны күңеленә сеңдерә барды.

Җыелышта чыгыш ясаучылар авыл халкын республикакүләм тормышка ашырыла торган социаль-икътисади юнәлештәге программалар белән таныштырды. Алар арасында сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылганнары аеруча кызыксыну уятты. Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фасил Вәлиев ел саен уздырыла торган диспансеризация турында тәфсилләп сөйләде.

- Диспансеризация ул - иң куркыныч авыруларга вакытында диагноз кую һәм аларны кисәтү юлында иң үтемле алым булып тора, - диде Фасил Вәлиев.

- Һәркем дә сәламәт булырга тели, әмма моның өчен бушлай бирелә торган мөмкинлектән дә файдаланмый торган, үз сәламәтлегенә үзе битараф булган кешеләр дә бар. Диспансеризация узу - сәламәт яшәү рәвешенең мөһим шарты булып тора.

Реклама

А в ы л х а л к ы ө ч е н мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре чыгышы да кызыклы. Биектауда 3 нче мәктәп директоры һәм «Петушок» балалар бакчасы мөдире чыгышын да игътибар белән тыңладылар. Район үзәгендә рәсми очрашуларны да күңел өчен кызыклы, файдалы итеп уздырырга тырышалар. Бу юлы да «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре авыл халкына кечкенә генә концерт куйды. К о н це рт та д а т у га н якка мәхәббәт, аның табигатенә сакчыл караш тәрбияләү рухы чагыла иде.

Узган атнада, шулай ук, Суыксу авылы халкы да җыен уздырды. Биредә ха л ы к бел ә н э ш л ә ү тәҗрибәсенең матур үрнәкләре бар. Соңгы елларда үзара салым программасы халыкны кузгатты, авылларның йөзе күзгә күренеп үзгәрә, а н д а я ш ә ү ч ел ә р н е ң авыл язмышына битараф булмаулары сизелә. Үзара салым авылларда шактый еллардан бирле чишелми килгән проблемаларны хәл итәргә булыша. Моның өстенә республикакүләм программалар да авыл йөзен, халыкның үзен, аның фикер йөрешен уңай якка үзгәртергә булыша. Һәрхәлдә, Биектау районы авылларында быел узган җыеннар шуны дәлилләп тора.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев