Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чит илдә эшләнгән запас частьләрдән башка эшне алып бара алырлармы?

Биектау районы аграрийлары бер айдан басуга чыгарга ниятләп торалар. Хәзерге вакытта алар чәчү һәм азык хәзерләү техникасын әзерләү белән мәшгульләр. Санкцияләр иң четерекле урынга - автопаркның торышына китереп бәргән. Техника булмаса, икмәк тә булмаячак. Техниканың барысы да диярлек чит илләрдә эшләнә. Андый техникага теләсә нинди запас частьләр дә ярамый.

“ К и р о в е ц ” т р а к т о р ы Ро с с и я агропромпаркының иң куәтле техникасы. Тулысы белән диярлек чит илдә эшләнгән запас частьләрдән торучы “Нью Холланд”тан аермалы буларак, санкцияләр анда чагылыш тапмаган. “Бөреле” хуҗалыгында язга алдан ук әзерләнә башлаганнар, сизенгән кебек, техника ремонтлауны һәм запас частьләр сатып алуны санкцияләр кертелгәнгә кадәр үк башлап җибәргәннәр.

Автопаркны тәртипкә китерергә өлгергәннәр. Яңа җитәкченең алдан күрә белүе нәтиҗәсез калмаган. Эшне тагын бер айга соңрак башлаган булсалар, кирәкле детальләрне кайтару проблемага әверелгән булыр иде. Биредә булдыра алганның барысын да үзләре ясыйлар. Болай эшләгәндә ул 10 тапкырга диярлек арзангарак төшә.

Әйтик, культиваторның тешләре 96. Бу әлеге техниканың иң мөһим часте, аларның һәркайсы берәр мең сум тора. “Бөреле”дә культиватор тешләрен үзләре ясыйлар һәм аларны ремонтлау нибары ун сумга гына төшә. Һәр техника буенча шулай эшләнә. Чәчкеч аларга 110 мең сумга төшәр иде.

Санкцияләр җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләренә юл калдырганнар. Әмма бу юл шулкадәр дә бормалы-сырмалы, хәтта якындагы елларда берничә хуҗалыкны югалту куркынычы туа. Бәяләр 60 %ка югарыга сикергән. Дәүләттән зур ярдәм булмаса, аграрийларның кайберләренә базардан китәргә туры киләчәк. Ә яңалары барлыкка килүне көтәргә дә кирәкми. Үзләренең ремонт мастерскойлары булганнар гына исән калачак.

- Безнең хуҗалыкта барлык тракторлар да .үз илебездә эшләнгән, чит илдән кайтарылганнар юк. Бөтенесе дә үзебезнеке, - диде тракторчы Разил Закиров.

- Соңгы вакытта без “К-700” тракторын ала башладык. Өченче ел 3не кайтарттык. Киләсе елга үз илебездә эшләнгән техниканы алырга планлаштырачакбыз, чит илдәгеләрен алмый башлаячакбыз, - диде “Бөреле” хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Әхмәтгалиев.

Реклама

А л д а г ы с е з о н г а ә з е р л ә н ү мәсьәләсендә “Бөреле” алдынгылар сафында. Алар язга 95%ка әзер инде. Егерме көннән басулардагы кар эреп бетәчәк һәм әлеге баһадирлар кышкы йокыларыннан уянып, эшкә керешәчәкләр.

Быелгы язда Биектау районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларында биш йөз берәмлек техника эшләячәк. Апрель башларында аларны кабул итү уздырылачак. Ә бу семинар әлеге сезонны ничек әзер булып каршылауга багышланган. Район җитәкчеләре килеп туган хәлне игътибар үзәгендә тоталар һәм кирәк булган очракта җирле акчалар белән ярдәм итәргә әзер торалар. Әмма базарда җитезрәк, өлгеррәк булырга киңәш итәләр. Төп басым, әлбәттә, ашлыкка ясала.

- Орлык - бөтен уңышның нигезе. Аны төзелештәге нигез-фундамент белән чагыштырырга була. Йортны нигез тотып тора, аның нинди булачагы, ничек торачагы да шул нигезгә бәйле, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Чәчүгә әзерлекне Ростехнадзор белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һ ә м а з ы к- т ө л е к м и н и с т р л ы г ы тикшерәчәк. Комиссия районның барлык хуҗалыкларына апрель башларында киләчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев