Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Антонина Голоднова: «Иртән яккан мичнең җылысы кичкә җитми иде»

    1951 нче елдан алып 1962 нче елга кадәр Чыпчык авылы китапханәсендә эшләгән Антонина Голоднова хатирәләре белән уртаклаша. Алабуга китапханә техникумын тәмамлагач, 1951 елда мине Биектау районының Чыпчык авылына җибәрделәр. Бу туйганчы ашарга ризык, кияргә кием булмаган авыр еллар иде. 1 нче августта мин эш урынында булырга тиеш. Юлга җыена башладым:...

    1951 нче елдан алып 1962 нче елга кадәр Чыпчык авылы китапханәсендә эшләгән Антонина Голоднова хатирәләре белән уртаклаша.

    Алабуга китапханә техникумын тәмамлагач, 1951 елда мине Биектау районының Чыпчык авылына җибәрделәр. Бу туйганчы ашарга ризык, кияргә кием булмаган авыр еллар иде.

    1 нче августта мин эш урынында булырга тиеш. Юлга җыена башладым: иске сырмамны, кырып-себереп җыйган соңгы оннан пешерелгән көл-чәне салу өчен абый фанерадан чемодан ясап бирде. Пароходның мич-кәләр, башка төрле йөкләр тутырылган палубасына утырып, беренче тапкыр туган йортымнан чыгып киттем. Ике тәүлектән соң Казанга килеп җиттем, Биектауга бару өчен кичке поездга гына өлгердем. Кая карама - урман, Биектауга килеп җиткәч тә урман эчендә калдым, куаклар арасыннан агач корылмалар күренеп тора. Тынлык. Әйләнә-тирәдә бер кеше юк, тик кайдандыр музыка агыла, шул якка киттем. Райбашкарма бинасы каршында радиорепродуктор эшләп тора, музыка шуннан ишетелә икән. Янәшәдә китапханә, әмма, ял көне булганлыктан, ул ябык. Инде кояш баеп килә. Утырам шулай аптырап. Яныма каравылчы килеп басты һәм китапханә мөдиренең кайда яшәвен күрсәтте. Янәшәдә генә ике гаиләлек такта йортлар тезелеп киткән, Екатерина Ивановна Елкина шуларның берсендә яши булып чыкты.

    Мине йомшак телле сөйкемле хатын каршы алды. Ашатты-эчертте дә, сандык өстенә урын җәеп бирде, башка урын юк иде. Аның Ольга һәм Клара исемле ике кызы бар - олысы минем яшьтәш. Икенче көнне мин мәдәният йортына киттем, анда мөдир Бәдретдинова да мине ягымлы каршы алды, кирәкле документларны тутыргач, 400 сум "подъемный" акчасы бирде, аңа мин чия төсендәге матур туфлиләр алдым, аларны 3 гыйнварга (1952 ел) кадәр киеп йөрергә туры килде. Җир ярылырлык суык булса да, шушы көнгә кадәр кар яумады, башка аяк киемем юк, ә киез итек белән туфрак өстеннән йөреп булмый бит инде. Бер ай район китапханәсендә эшләдем, чөнки аның мөдире Агапова (Купцова) Анна Федоровна ялда иде. Агач бина, өйалдында биек баскыч, иске булганлыктан, баскан саен шыгырдый торган буялмаган идән. Җәй көне китап укучылар да күп түгел. Мәдәният йорты да агач бинада иде. Борис Мальцев - шат күңелле, юмор хисенә ия культмассовик. Атна уртасында кино күрсәтәләр, ә ял көнендә - бию кичәсе. Мин беренче тапкыр килгәндә стена буйлатып түгәрәк ясап, эскәмияләр тезеп куелган, анда кызлар җыелышып утырган, бер генә егет тә юк иде. Моңа бик гаҗәпләндем. Кайвакыт яшьләр тимер юл станциясенә җыелалар, чөнки очрашу өчен башка урын юк. Бер ай бик тиз узып китте, мин яңа урынга ияләшә башладым. Екатерина Ивановна гаиләсенә уңайсызлыклар тудыруымны хәзер аңлыйм инде мин, ә ул вакытта алар янында миңа бик рәхәт булды. Аның колагы бик әйбәт ишетмәсә дә, ул укылган китаплар турында һәр кеше белән бик кызыксынып әңгәмә кора һәм аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була иде.

    Чыпчыкта мине клуб мөдире, яшьтәшем Нина Яшина (Малашина) каршы алды.

    Китапханә авыл үзәгендә, агач бинада (хәзер ул юк инде) колхоз идарәсе, авыл Советы белән бергә урнашкан. Мәйданы 25 метрлап булыр. Уң якта - шүрлекләр, фонд 1000 данә. Почмакта мич, аны иртән ягып җибәрәсең, кичкә инде суынып бетә, салкыннарда хәтта язу карасы да ката иде. Шундый салкында көннәр буе эшләп утыра алуыма әле дә гаҗәпләнәм. Кыенлыклар да, күңел кайтаргыч мизгелләр дә күп булды, мәрхәмәтсез кешеләр дә очрады. Комсомол райкомы мине авылның комсомол оешмасы җитәкчесе итеп сайлап куйды һәм мин эшкә чумдым. Оешма зурайды, бу эштә ышанычлы ярдәмчеләрем укытучылар Елизавета Павловна белән Николай Тихонович Горбуновлар, Сорокина Валентина Николаевна, Жаркова Нина Семеновна, Лилия Александровна Солдаткина булды, тик алар бүген безнең араларда юк инде. Массакүләм мәдәни эшкә медицина хезмәткәрләре һәм башка белгечләр дә җәлеп ителде.

    Яшь чак, кешеләргә киңәшләр белән дә, китаплар белән дә булышасым, китапханәне ямьле-җыйнак итәсем килде, тематик плакатлар, стендлар ясадым, китап күргәз-мәләре әзерләдем, яңа килгән китапларны үз вакытында теркәдем, каталогны тәртиптә тоттым, тематик картотека төзедем. Укучылар бик актив йөрделәр, тематик кичә-ләр, китап укучылар конференцияләре, кычкырып китап укулар оештырылды.

    Сыер савучылар белән әңгәмәләр һәм укулар аларның белгечлекләре буенча гына түгел, ә әхлак, гаилә, бала тәрбияләү темалары буенча да алып барылды. Җәй айларында эш механизаторларга ял итү өчен вагоннар куелган кыр станына күчте. Клуб мөдире Михаил Артемьев белән аларны плакатлар элеп бизибез, газета-журналлар алып киләбез, ярыш листоклары эләбез, ударникларга вымпеллар тапшырабыз. Соңыннан пар-тия өлкә комитетының беренче секретаре булган комбайнчы Гомәр Усмановны да котларга туры килде. Үзешчәннәр концерты әзерләп, актив белән кыр станнарына, ындыр табакларына йөрдек. Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлану уңа-еннан уздырылган тематик кичәләр аеруча кызыклы булды, колхоз рәисе Мансур Билалов катнашында ударникларны бүләкләдек. Хезмәтемне күрделәр, 1958 нче елда ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы бирделәр.

    Фонд арта барды, китапларны Казанга, район үзәгенә барып, үзем алып кайта идем.

    Безнең бина да иске, клуб та иске агач йортта урнашкан. Власть җимерек чиркәүне мәдәният учреждениесе итеп үзгәртергә дигән карар чыгарды. Зур бүлмәдә клуб урнашты, кечкенәсендә - китапханә. Урын, әлбәттә күп, әмма чиркәүдә моңа кадәр ашлык склады булганлыктан, бинаны җыештырырга керешкәч, сулы мичкә янына күселәр су эчәргә чыга башладылар. Минем таяк белән кизәнүемә игътибар да итмиләр, ә мин куркам. Агуласак та, китап фондына шактый зыян китерергә өлгерделәр алар.

    Мин монда да бүлмәгә җыйнаклык бирергә тырыштым, тик бер тапкыр ягудан гына бүлмә җылынмады, анда гел салкын булды.

    Җирле власть миңа гел эш кушып торды: бакчаларны үлчәп йөрдем, салымнар җыйдым, мал-туарны исәпкә алдым, йомырка җыйдым, сайлаулар вакытында, агитация эшеннән тыш, исемлекләр төзедем. Депутат буларак, гаилә мөнәсә-бәтләренә, җәмәгать эшләренә кагылышлы тикшерүләргә чакыралар иде. Халык исәбен алуда катнашкан өчен Мактау грамотасы алдым. Өмә-ләрдә, игеннәрне урып-җыюда да үз өлешемне керттем. Комсомоллар белән бергә Казансу буенда, зират янында бакча утырттык, әмма ул күтәрелеп китә алмады, куяннар кимереп бетерде.

    Авылдан китүемнең төп сәбәбе - бинаның начар җылытылуы. Коммунистлар, китапханәдә җыелыш уздырырга теләп, мичне кызу итеп ягалар да, ис газына агуланалар, минем нинди шартларда эшләвемне алар, бәлки, шул вакытта аңлаганнардыр. Авыл Советы рәисе зарлануларымны ишетергә теләмәде. Чыпчык китапханәсендә мин 1951 елның 1 сентябреннән 1962 елның октябренә кадәр эшләдем. 1962 елда фондны Артемьев Михаил Никифорович кабул итте.

    Антонина Голоднова хәзерге вакытта Дәрвишләр бистәсендә яши. Хатирәләре белән уртаклашуы өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре аңа рәхмәтләрен җиткерәләр һәм сәламәтлек, озын гомер телиләр.

    Төп эштән тыш бик күп җәмәгать эшләре дә башкарырга туры килә. Стена газетасы чыгару - шуларның берсе. (Авторның гаилә альбомыннан).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: