Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә бар (ФОТО)

    29 октябрь көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы белгеч" һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләү тантанасы булды. Бәйге берничә номинациядә 18-35 яшьлек, эшли торган профессияләрендә хезмәт стажы 1 елдан ким булмаган агросәнәгать комплексының иң яхшы яшь белгечләре арасында...

    29 октябрь көнне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы белгеч" һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләү тантанасы булды.

    Бәйге берничә номинациядә 18-35 яшьлек, эшли торган профессияләрендә хезмәт стажы 1 елдан ким булмаган агросәнәгать комплексының иң яхшы яшь белгечләре арасында узды. Анла катнашыр өчен Татарстанның 39 районыннан 256 гариза кабул ителгән булган. Бәйге ике өлештән торып, теоретик ярышта катнашучыларга профессия буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә кирәк булса, гамәли өлештә теорияне эшләп күрсәтергә туры килде.

    Җиңүчеләр арасында Биектау районнынан да өч вәкил бар. Алар:

    1. "Иң яхшы терлекче-бозаулар караучы" номинациясендә "Красная Заря" хуҗалыгыннан Наталья Мамаева беренче урынга;

    2. «Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә "Красная Заря" хуҗалыгыннан Антон Мамаев икенче урынга;

    3. «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы» номинациясендә "Бөреле" хуҗалыгыннан Гөлүсә Закирова өченче урынга лаек булдылар.

    Антон һәм Наталья Мамаевалар - Бәерле авылында яшәүче үрнәк гаилә, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Өйләнешкәннәренә быел биш ел булган. Икесе дә «Красная Заря» хуҗалыгының Бәерле бригадасында хезмәт куялар. Антон мәктәпне укып бетереп, 22 нче заводка эшкә кергән, Наталья да мәктәптән соң кондитер һөнәрен үзләштереп, шул ук заводта эшләгән. Бераз эшләгәннән соң, кире авылга әйләнеп кайталар, хуҗалыкның фермасына эшкә керәләр алар. Хуҗалык рәисе яшь гаиләгә матди яктан булыша - 200 мең сум акча бирә, шул акчага Мамаевлар өй хәстәрен күрәләр.

    Антон - беренче карашка хатын-кызлар һөнәре булып саналган сыер савучы булып инде дүрт елга якын хезмәт куя, ә Наталья бер елдан артык бозаулар карый.

    Антон карый торган төркемдә 51 баш хайван исәпләнә: шуларның 35е - сыер, 16сы - тана. Быелның 9 аенда Антон берүзенә 151 тонна сөт савып алырга өлгергән инде, узган ел бу күрсәткеч 128 тонна булган. Ике елны чагыштырсаң егет быел 23 тоннага күбрәк сөт сауган булып чыга. Быелның 9 аенда "Красная Заря" хуҗалыгында сөт саву буенча иң күп артымны нәкъ менә ул биргән.

    - Әлеге бәйгегә барырга хуҗалык җитәкчелеге тәкъдим итте. Ярышлар ветеринария академиясендә узды. Сораулар авыр иде, кайберләренә тиз генә җавап биреп тә булмады, уйлап, фикер йөртеп җавап бирдем. Бәйгенең гамәли өлешендә сыер саву аппаратларын вакытка җыеп-сүтү осталыгын тикшерделәр. Мондый җитди бәйгедә призлы урын алуыма мин бик тә шат, - дип фикерләре белән уртаклашты Антон Мамаев. Ә үзеңнең уңышларын тырыш хезмәтеннән күрә егет. - Эшеңнән канәгатьләнү алыр өчен, яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен хайваннарны, эшли торган эшеңне яратырга кирәк, - диде ул.

    Антонның эшен карап тору рәхәтлек бирә: тиз-тиз хәрәкәтләр ясый, сөт саву аппараты белән бик оста идарә итә, сөтнең һәр тамчысын әрәм итми чиләкләргә бушата. Тормышыннан, хезмәтеннән зарланмый ул. "Аллага шөкер, эшебез бар", - дип куанып эшли.

    Антонның хатыны, бәйгедә үз номинациясендә беренче урын алган Натальяның эш урыны иренеке каршысында гына. Ике терлек торагы кара-каршы урнашкан, бер-берсенә гел ярдәм итеп эшлиләр икән. Наталья барлыгы 60 бозау карый. Уртача көн саен 700 граммнан да ким артым алмый икән. Ай буена тапкырласаң бер бозауга 21 килограммнан артык артым туры килә дигән сүз.

    - Фермада бер елдан артык бозау карыйм. Эшемне яратам, канәгатьлек алам. Иң мөһиме - бозаулар гына авырмасын. Көнем иртән иртүк бозаулар караудан башлана. Алар белән сөйләшәм, кайвакыт җырлап та алам, - диде Наталья -Бәйгедә җиңүемә әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Сорауларның җиңелләре дә, авырлары да булды. Беркая ашыкмый җавап бирергә тырыштым. Җиңүемә бик шатмын.

    "Красная Заря" хуҗалыгы баш зоотехнигы Илгиз Габделхәев сүзләренчә, хуҗалыкта барлыгы 300 баш сыер һәм 100 баш буаз тана исәпләнә. Олыяз бригадасында 168, ә Бәереле бригадасында 132 баш сыер бар икән. Аларда барлыгы 11 сыер савучы хезмәт куя. Хуҗалыкта сыер итеп әзерләр өчен таналарны сыер савучыларга бирү гадәткә әйләнгән. Таналар сыерларга, аппарат тавышына ияләнәләр, сыер савучылар да таналарны үзләренә дип эшкә җитдиерәк килеп карый, диләр хуҗалыкта.

    Хуҗалыкта бер елга 200 тонна сөт савып алган һәрбер сыер савучыны 20 мең сум күләмендәге премия белән бүләклиләр икән. Сыер савучыларның хезмәт хакы турыдын-туры никадәр сөт савуларына бәйле рәвештә 15- 23 мең сум тирәсе, бозау алган өчен дә аерым түләү каралган. Бозау караучылар да артымнан чыгып хезмәт хакы ала. 13 мең сумнан да ким алмыйлар диләр хуҗалыкта. Һичшиксез, "Красная Заря"лылар үзләренең җиңү яулаган яшьләре белән дә горурланалар.

    - Антон һәм Натальяның җиңүләре белән горурланабыз. Бәйгегә дә күрсәткечләре яхшы булган өчен, тырышып эшләгәннәре өчен җибәрдек. Үз эшләрен яратып, бирелеп эшлиләр. Ел саен хезмәт күрсәткечләрен арттыралар, - диде Илгиз Габделхәев. - Хуҗалыкта да эшләр канәгатьләнерлек. Ахыргы биш елда сөт саву буенча да арттыруга эшлибез, узган елгыларга караганда күбрәк савабыз. Эшләргә кешеләребез дә бар.

    Терлек азыгына килгәндә, хуҗалыкта аны җитәрлек, запас белән әзерләгәннәр, мал кыш буена тук булачак. Ә тамагы тук булган мал сөтен, итен дә мулдан бирә дигән сүз бу. Иң мөһиме авылларыбызда менә шундый тырыш, уңган, ару-талуны белмәс кешеләр генә эшли бирсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: