Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Андриян Тябин “Якыннарыңны газетага яздыр” акциясендә катнашты

    Исегезгә төшерәбез, Биектау районында "Якыннарыңны газетага яздыр" дигән акция дәвам итә. Моннан алда без сезгә Хәйруллиннар гаиләсе турында сөйләгән идек. Бүгенге каһарманыбыз Усад авыл җирлеге башлыгы - Андриян Тябин. Берничә еллар инде ул "Биектау хәбәрләре"нең актив укучысы. Газетаны ул үзенә генә түгел, ә якыннарына да яздыра. Аның сүзләренчә, әлеге газетадан...

    Исегезгә төшерәбез, Биектау районында "Якыннарыңны газетага яздыр" дигән акция дәвам итә. Моннан алда без сезгә Хәйруллиннар гаиләсе турында сөйләгән идек. Бүгенге каһарманыбыз Усад авыл җирлеге башлыгы - Андриян Тябин.

    Берничә еллар инде ул "Биектау хәбәрләре"нең актив укучысы. Газетаны ул үзенә генә түгел, ә якыннарына да яздыра. Аның сүзләренчә, әлеге газетадан район тормышы турында кызыклы мәгълүмат алырга мөмкин.

    Сүз уңаенна, әлеге акциядә Биектау районының һәр кешесе катнаша ала. Үзегез, дусларыгыз һәм якыннарыгызны газетага яздырыгыз, газета һәм квитанция белән фотога төшеп аны социаль челтәрләрдә урнаштырыгыз. #ПодпишиРодителей#ПодпишиБлизких һәм #ПодпишиРодителей#ПодпишиБлизких#vgora хештыгын куегыз. Иң активларны редакциядән бүләк көтә. Уңышлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: