Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Анастасия Заворотнюкның сәламәтлеге турында соңгы хәбәрләр билгеле: сөенергәме, көенергәме?

    «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызы Анастасия Заворотнюкны геннар терапиясенә әзерлиләр. Практик табиб «Дни.ру»га аноним рәвештә коллегаларыннан килеп ирешкән яңалыкны җиткергән: Заворотнюкка ясалган операция уңышлы булган!

    Ул табиб коллегалары сүзенә нигезләнеп, Анастасия Заворотнюккка операцияне сәламәт тукымага зыян китерми генә яман шеш белән зарарланган өлешен кисеп ала алганнар, дигән.

    Хәзер аны геннар терапиясе көтә. Бу - медицинада яңа өлкә, димәк, тиздән Анастасияне ген инженериясе казанышларына нигезләнгән ысуллар ярдәмендә дәвалый башлаячаклар. Онколог сүзләренчә, Заворотнюкның хәле өметле күренә.

    Актрисаның авыруы икенчел глиобластага охшавы ачыкланган. Бу чир беренчел чиргә караганда акрынрак үсүе һәм алай ук куркыныч булмавы белән аерылып тора: ул баш миенең 10 процентка якынын зарарлый. Гадәттә, мондый диагноз белән кеше ел ярым тирәсе яши, ә шешнең генетик маркеры уңай булса, авыру биш ел да яши ала, дигән табиб.

    Онколог хәвефле имеш-мимешләрнең дөреслеккә туры килмәвен дә әйткән.  кире какты, дип искәртте. Заворотнюк үз аңында, аны ИВЛ аппаратына да тоташтырмаганнар һәм ул  хәтерен дә җуймаган. Бәхеткә, хәрәкәт итү сәләтен югалтмаган икән.

    Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: