Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ана булу иңнәргә канат куя

    Әниләргә күпме шигырьләр, балладалар, поэмалар багышланган. Чөни әни - һәр баланың тормышында иң мөһим сүз. Балаларын яратып, аларның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып һәм рәхмәт хисләре кичереп яшәүче ананы, әлбәттә, бәхетле дип әйтергә була. - Мин - 12 һәм 7 яшьлек ике ул үстерүче ана. "Минем улларым" дигән сүзләрне әйткәндә...

    Әниләргә күпме шигырьләр, балладалар, поэмалар багышланган. Чөни әни - һәр баланың тормышында иң мөһим сүз.

    Балаларын яратып, аларның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып һәм рәхмәт хисләре кичереп яшәүче ананы, әлбәттә, бәхетле дип әйтергә була.

    - Мин - 12 һәм 7 яшьлек ике ул үстерүче ана. "Минем улларым" дигән сүзләрне әйткәндә үк күңелем нечкәрә, хисләрем ургыла башлый. Чөнки мин аларны бик тә яратам. Алар - иң кадерле һәм якын кешеләрем. Улларым янәшәмдә булганда дөньяда яңа төсмерләр барлыкка килә, әйләнә-тирә кояш кебек балкый башлый. Минем балаларым - иң-иңнәр!

    Улым... Дүрт хәрефлек шушы сүз иңнәргә канат куя. Балалар ышаныч, наз, шатлык, бәхетне гәүдәләндерә. Ирем белән икебезгә ярату, кайгыртучанлык, иркәләү кебек хисләр бүләк итүчеләр турындагы хикәямнең һәр юлын җылы хисләремә төреп язам.

    Ультратавыш белән тикшерүче табиб улыгыз булачак, дигәч, мин елап җибәрдем. Табиб исә: "Аңламассың бу хатын-кызларны, начар булса да елыйлар, яхшы булса да", - диде. Ул минем күңелемдәге хисләр өермәсен аңламады шул! Хастаханәдән чыкканда башта бары тик бер генә уй иде: "Минем улым туачак һәм мин әни булачакмын!"

    8 айдан беренче улым Рүзәл туды, тагын 5 елдан - икенче улыбыз Әнсар. Һәм мин Ходайның шундый бүләгенә бик шатмын.

    Бәхет артыннан куып, кайвакыт без аның яныбызда булуын сизмибез. Безгә акча акча күбрәк булса, бакчадагы түтәлләр арасында түгел, ә бәлки чит илдә ял итсәк, машинаның гадиендә түгел, ә бәлки шәбрәгендә йөрсәк, өйдә әйбәт ремонт ясалса, кием шкафы яңа әйберләр белән тулып торса, кибет шүрлегендә кызыктырып торган сумка синеке булса, бәхетлерәк булырбыз кебек тоела. Әле монысы "бәхетле тормыш өчен зарури" әйберләрнең тулы исемлеге түгел. Ә иң гаҗәбе шунда, боларның барысына да ия булгач та, барыбер нидер җитми кебек тоела. Хатын-кызны матди кыйммәтләр бәхетле итә алмый. Ул баласы туганнан соң гына бәхетнең нәрсә икәнлеген аңлый башлый.

    Баланы кочагыма кысып, аның кулларын тотып, сулышын тойган саен үземне бәхетлерәк хис итәм.

    Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң беренче тапкыр һавада йөрүемне хәтерлим. Арыган булсам да, үземне бик бәхетле сизәм, бала арбасын башымны горур тотып селкетәм, әледән-әле улымны карап алам. Миңа минем белән бөтен дөнья сөенә кебек тоела.

    Улымның кояштай йөзендәге тәүге елмаюы; селәгәе агып йөдәтү , ә аннары инде теше чыгу... Һәр ана да баласының тешләрен күкрәгендә сизми калмагандыр. Гадәттә балаларның беренче сүзе "Әни" була, ә безнең улыбызның теле "Әти" дип ачылды.

    Сабыйларның үзләренә генә хас кабатланмас хуш исе була. Мин шушы исне, нәниемне кочагыма алып, сәгатьләр буена иснәргә риза идем.

    Ә куллар, нәп-нәзек һәм кеп-кечкенә куллар! Алар, үзләренә урын эзләгәндәй, башта чәч арасына кереп китәләр, ә аннары борыннан эләктереп алалар. Сабыең инде ничәнче тапкыр "лап" итеп идәнгә утырганда йөрәгең туктагандай була. Тәүге адымнар, егыла-егыла йөгереп китәргә маташулар, яшелчә боламыгын төкереп ташлаулар. Бу мизгелләрнең һәрберсе ананы дулкынландыра, аның күңелен җылы хисләр биләп ала. Менә шулар барысы бергә бәхет була да инде.

    Сабыеңны кочагыңа алып, аның сулышын, җылысын тоеп, изрәп йоклап китүдән дә олырак бәхет бармы икән!

    Улларым килеп кочакласалар, эреп китәм. Бу мизгел назлылыгы, шәфкатьлелеге, балаларның керсез күңеленнән чыккан хисләре белән күзләрне яшьләндерә. Бәхет яшьләре бу. Аны сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бу - эчке халәт.

    Боларның барысын да күрә, ишетә, күзәтә һәм аларда катнаша алуыбыз - үзеннән-үзе зур шатлык. Балаларсыз тормышыбыз төссез һәм шыксыз булыр иде.

    Яшерен-батырын түгел, бәхетле мизгелләрне кайвакыт көнкүреш проблемалары күңелсезләндерә. Төшенкелеккә бирелгән чаклар да булгалый. Каян чыга соң бу шулкадәрле юылмаган савыт-саба, теләсә кайда аунап ятучы кочак-кочак уенчыклар, балаларның өйгә бирелгән эшләре, мәктәп мәшәкатьләре (чөнки үзем укытучы булып эшлим) дип уйлап куясың. Шул чакта, үзеңне тота алмыйча, кычкырып җибәрәсең, боларның барысыннан да котылып торасың килә башларга мөмкин. Ә кычкырырга да, котылырга да кирәкми. Балаларыгызның күзләренә карап алу да җитә. Шушы упкынсыман тирән һәм могҗизалы караштан сез сокланырлык һәм тынычланырлык нурлар, җылылык күреп алырсыз.

    Бергә уздырган көннәрнең кадерен белегез. Һәр мизгел яктылыгы, мәрхәмәте белән истә калсын.

    Мин - ана һәм бик бәхетле ана!

    Әлфия КӘРИМОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: